news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәндә Сабан туе узды

Төмәнлеләрне милли бәйрәм белән Татарстан Президенты исеменнән Баулы районы делегациясе котлады.

(Казан, 29 июль, "Татар-информ"). Бүген Төмәндә татар милли бәйрәме – Сабан туе узды. Традиция буенча, бәйрәм Заречный районында, электән татарлар күпләп яшәгән урында оештырылды, дип хәбәр итте оештыручылар.

Сабан туена Татарстан Хөкүмәте исеменнән төмәнлеләрне котларга Баулы районыннан зур делегация барды.



Төмәндә татар милли традицияләрен саклауга зур игътибар бирелә. Баулыдан килгән делегация шәһәрнең Татар мәдәнияте үзәге эшчәнлеге белән дә танышты.

“Заречье” паркында, Сабан туе мәйданында кунакларны быел унынчы тапкыр үткәрелгән “Татар егете – Себер йолдызы” төбәк бәйгесендә җиңүчеләр каршы алды. Кунаклар арасында Төмән администрациясе башлыгы Александр Моор, Төмән шәһәр Думасы депутатлары, дин әһелләре, Төмәннең Татар мәдәнияте үзәге җитәкчеләре, шулай ук Баулы районы башлыгы Рамил Гатиатуллин бар иде.

“Татар халкыннан кунакчыллыкка, өлкәннәргә хөрмәт күрсәтергә, традицияләрне саклый белүгә өйрәнергә кирәк”, - диде өлкә үзәге җитәкчесе Александр Моор бәйрәмне ачып. Ул татарстанлылар оештырган татар һәм удмурт көнкүреше утарларын карап узды. Моннан тыш, Төмән башлыгы мәйданның иң өлкән кунагы – 90 яшьлек татар әбисенә озын гомер теләп, бүләкләр тапшырды. Бәйрәмнең иң кечкенә катнашучысы да бүләксез калмады: татар-әзербайҗан гаиләсе Сабан туена 10 көнлек бәбиләре белән килгән иде.

“Бүген безнең иң яраткан бәйрәмебез кунакчыл Төмән җирендә үтте. Меңләгән кешегә милли традицияләребезне күрсәтә, Сабан туе рухын җиткерә алганыбызга куанабыз, - дип белдерде Сабан туе ачылышында Рамил Гатиатуллин. – Безне Төмән халкы, кайсы милләттән булуларына карамастан, яхшы каршы алды. Бу – мондый бәйрәмгә ихтыяҗ бар икәнен күрсәтә. Сабан туе чикләре елдан-ел киңәер дип өметләнәм”. Баулы районы башлыгы төмәнлеләргә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән тәбрикләмәне яңгыратты.

Мәйданда көрәш, аркан тартышу, капчык киеп йөгерү кебек ярышлар, милли уеннар узганда, сәхнәдә Төмән һәм Баулы сәнгатькәрләре концерты барды. Төмәндә Татарстанның атказанган артисты Вил Усманов та чыгыш ясады.

Кич белән көрәш батырлары исемнәре мәгълүм булды. Абсолют батыр исемен 90 килограмм авырлык үлчәмендә көрәшкән Баулы егете Илмир Сабиров яулады.

Төмән Сабан туенда 50 килограммлы чәкчәк әзерләнгән иде. Аннан бөтен мәйдан кунаклары авыз итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100