news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәндә Рамазан аена әзерлек башланды

Төмән мөфтияте «Рамазанга бер адым» дип аталган махсус курслар оештыра.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Төмән өлкәсе мөфтияте мөселманнарны Рамазан аена әзерләнергә чакыра.

Төмән мөфтияте «Рамазанга бер адым» дип аталган махсус курслар оештыра. Бу хакта Россия мөфтиләре шурасы хәбәр итә.

Курсларда ислам нигезләренә, ураза тоту кагыйдәләренә, гарәп әлифбасына өйрәтәчәкләр. Соңыннан курсларда укучылар Коръән аятьләрен өйрәнә башлый.

Дәресләргә ир-атлар да, хатын-кызлар да йөри ала. Укулар якшәмбе көнне Төмән шәһәренең Сакко урамы, 5нче йортта урнашкан Төмән өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте офисында уза.

Курсларга йөрүчеләрне Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең Ислам мәгърифәте үзәге директоры Искәндәр хәзрәт Юсупов укыта. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100