Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төмәндә Җәмилә Мирасованың «Бүләгем» җырлар җыентыгы чыкты
Авторның барлык басмалары белән татар авыллары китапханәләре, мәктәпләрдә, мәдәният йортларында танышып була.
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Төмән татарларының «Яңарыш» сайтында Рәүфә Кангазинаның «Хисләрем ташкынын көйләргә күчерәм» дигән язмасы чыкты.
Ноябрь аенда яраткан җирле җырчыбыз, композитор Җәмилә Мирасованың (Рәхимова) «Бүләгем» дип аталган 3 нче җырлар җыентыгы дөнья күрде. Кызганычка, китапның тәкъдим итү чарасы Төмән шәһәренең өлкә фәнни китапханәсендә уздыру планлаштырылган булса да, китап вакытында килеп җитмәү сәбәпле, үткәрелү вакыты беразга кичектерелде.
Бу турында Җәмилә апа: «Килеп чыккан уңайсызлыклар, әлбәттә, коронавирус чиренә бәйле булды. Әмма төшенкелеккә бирелмибез. Вакытым булганда иҗат итүемне дәвам итәм. Яңа җыентыгымны «Бүләгем» дип исемләдем. Җырларымны яратып тыңлаган якташларыма, милләттәшләремә күңелемдәге булган якты, ләззәтле уй-хыялларымны, фикерләр өермәсен, йөрәк серемне, хисләрем ташкынын көйләргә салып бүләк итәсем килде.
Бу җыентыкка Татарстанның күренекле шагыйрьләре Фәнәвис Дәүләтбаев, Гөлфия Шакирова, Равил Галиәкбәровның, шулай ук үзебезнең җирле авторыбыз Гөлфизәр Абдрахманова, үземнең сүзләремә һәм Ялутор районы, Хохлово авылында яшәп бик матур иҗат итүче Татьяна Чумакованың шигырьләренә язган, барысы 20 татар һәм 5 рус телендәге җырларым керде.
Җыентыкның кушымтасы итеп СД-диск яздырырга Казанга барырга тиеш идем, әлеге чир аркасында, 2 мәртәбә поездка алган билетларны кирегә тапшырырга туры килде. Ә менә 22 январьда Казанга барып Рөстәм Сәрвәровның «Аксу» музыкаль студиясендә 5 көн буена өченче китабыма кергән 17 җырны яздырдык.
Форсаттан файдаланып, 4 нче дискка керәчәк якташыбыз Фәрит Ермышев сүзләренә язылган ике җырны да яздырып, әзерләп куйдык. 3 нче дискым бу көннәрдә дөнья күрергә тиеш.
Бу юлы Казанга сәфәребез бик уңышлы булды: биредә «Бер күрешү — үзе бер гомер» дигән китабыма кергән җырлар авторлары белән күрешеп, сөйләшеп утырдык. Аларга китап һәм 2 нче җырлар дискымны бүләк иттем, бик шатландылар.
Татар федераль автономиясе, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре белән дә истә калырлык куанычлы очрашулар булды. Инде бу 3 нче китабымның презентациясен өлкәдә узачак татар мәдәнияте көннәрендә уздырырбыз дип планлаштырабыз.
Җыентык һәм дискны чыгаруда милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Владислав Чернов җитәкчелегендә өлкә депутатлары Альберт Суфиянов белән Иван Левченко матди ярдәм күрсәттеләр. Аларга үземнең һәм гаиләм исеменнән олы рәхмәтемне белдерәм», — дип сөйләде.
Билгеле булганча, 2018 нче елда өлкә хакимияте булышлыгы белән Җәмилә Мирасованың 34 җыры кергән «Бер күрешү — бер гомер!» дигән икенче җыентыгы дөнья күргән иде. 2019 нчы елның январь аенда Казан шәһәрендә җырчы-композитор Рөстәм Сәрвәров студиясендә шул ук исем белән 25 җырдан торган дискы чыкты.
Әлеге 60 битле җыентыкта Татарстан шагыйрьләре Равил Галиәкбәров, Ирек Махиянов, Касыйм Тахау, Фәнәвис Дәүләтбаев, шулай ук җирле шагыйрьләребез Булат Сөләйманов, Сәгыйть Сагитов, Гөлфизәр Абдрахманова, Клара Кучковская, Чиләбе шәһәрендә яшәп иҗат итүче Кәүсәрия Нуруллинаның һ.б. сүзләренә язылган җырлар кергән.
Кереш сүзне бик оста һәм кызыклы итеп күренекле якташыбыз, язучы Мәхмүт Габдел язган. Шуны да әйтергә кирәк: 2019 нчы елда «Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы ярдәме белән Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында әзерләнгән һәм 3000 тираж белән нәшер ителгән «Җан җылысы — җырларда» дип исемләнгән җырлар һәм бию көйләре җыентыгына Җәмилә Мирасованың — «Яшә, Казан!» (Гөлфизәр Абдрахманова сүзләре), «Җырлап яшик» (Ирек Махиянов), «Истә калсын!» (Җәмилә Мирасова) дигән 3 җыры кергән.
Бу уңышлары белән Җәмилә апаны котлап, аңа сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхетле озын гомер, иҗади уңышлар телибез.
Бүгенге көндә Җәмилә Мирасованың җырлар җыентыклары белән татар авыллары китапханәләре, мәктәпләрдә, мәдәният йортларында танышып була һәм дисктагы җырларны рәхәтләнеп, хозурланып таңлый аласыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз