news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәндә Мәүлид бәйрәмен үткәрделәр

Чарада бәйрәмнең төп сәбәпчесе Мөхәммәт Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләмнең тормыш юлы турында сөйләделәр.

(Казан, 17 ноябрь, "Татар-информ").  Милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты һәм өлкә мөселман дини идарәсе оештыруында, Төмән шәһәре Мәүлид бәйрәмен үткәрде. Һәр хатын-кызга өлкәбездәге Дагыстан якташлыгы вәкилләре роза чәчәге бүләк итте. Бу турыда "Яңарыш" газетасы хәбәр итә.

Чараны ачып Данил хәзрәт Низямов Коръән сүрәләрен укыды. Аннары алып баручылар – Зөлфинә Минибаева һәм Ринат Гарифуллин сәхнәгә өлкә диния нәзарәте җитәкчесе мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйковны чакырды.

Ул Аллаһы Тәгаләгә һәм пәйгамбәребез Мөхәммәт с.г.с.гә рәхмәтләрен һәм догаларын юллап, кунакларга Рабигүл әүвәл аеның 12 нче көне - Ислам дөньясында зур тантана - сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләм дөньяга килгән көн булуын белдереп, бәйрәм белән котлады.

Ислам мәгърифәт үзәге директоры Искәндәр хәзрәт Юсуповны Россия Мөфтиләр советы үзәкләштерелгән мөселман дини оешмасының “Рухи бердәмлек өчен” дигән медале белән бүләкләде.

Тәбрикләүләр якшәмбе мәктәпләренә йөрүче балалар, өлкәннәр, Ямбайның Нигъмәтулла хаҗи исемендәге тарихи мәчетенә йөрүчеләр, Екатеринбург каласындагы Дагыстан якташлыгы вәкиле башкаруында пәйгамбәребезгә багышланган Коръән сүрәләре, шигырьләр, җырлар, салаватлар белән үрелеп барды.

Әлеге бәйрәмнең төп сәбәпчесе Мөхәммәт Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләмнең тормыш юлы турында өлкә дини идарәсе мөфтие ярдәмчесе Динар хәзрәт Нәфыйков эчтәлекле, күңелдә калырлык итеп сөйләде. Чара бергәләшеп салават әйтеп, дога кылып, оештыручылар әзерләгән тәмле ашлар белән сыйланып тәмамланды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100