news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәндә Әмәл бәйрәме булып үтте

22 март көнне Төмән шәһәренең “Төсле” бульварына Әмәл бәйрәме яшьләрне җыйды

(Төмән, 23 март, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова.) Быел Төмән шәһәрендә бу бәйрәмне өлкә Милли мәдәниятлар йорты (җитәкчесе Гөлфия Хәлитова), Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәге (җитәкчесе Лилия Кәримова) һәм Төмән дәүләт университетының татар бүлеге каршында оешкан “Әмәл” сәнгать төркеме (җитәкчесе -университетның доценты Максим Сәгыйдуллин) оештырып үткәрде.
Өч мең ел элек Иран җирендә туган, шәрык дөньясында төрлечә аталып килгән, Кояш календаре буенча елның беренче көне, яз башланган көн, табигать уянуга, язгы җир эшләренең уңышлы үтүенә багышланып үткәрелеп, бүгенге көнгә кадәр сакланып килгән Нәүрүз бәйрәмен себер татарлары Әмәл (гамәл) дип атыйлар.
Советлар чорында бу бәйрәм авылларда гына билгеләнеп үтелә иде, кайбер авылларда бала-чагаларның йортлардан-йортларга йөреп, аларның хуҗаларына, мал-туарларына матур теләкләр теләп, күчтәнәчләр җыеп чыгуы белән чикләнә иде. Әмма авыл рухына бер бизәк өстәп тора иде ул. Бәйрәм көненә һәр йорт балаларга күчтәнәч әзерләп куя, аларны җылы каршы ала, изге текләкләре өчен рәхмәтләр әйтеп кала, үсендереп, күңелләрен күтәреп озатып кала иде.
Илдә демократик үзгәртеп кору чоры башлангач, Әмәл бәйрәме дә яңадан торгызыла башланды, шәһәрләргә дә килеп җитте.
Көн салкын, җилле булуга карамастан, бәйрәм ачык һавада үткәрелде, бәлки шуңа да халык бик күп җыелмагандыр, башлыча яшьләр җыелып килгән иде. Бәйрәм көтмәгәндә башланып китте, кемнеңдер, алып баручылар: ”Әмәл! Әмәл,” - дип игълан итүгә як-яктан конфетлар сибелде, яшьләр гөр килеп җыйды аларны.
Уеннар җыр-музыка белән уралып барды бәйрәм. Концерт программасы оештыручы оешмалар каршындагы һәвәсәкәр сәнгать төркемнәре чыгышыннан гыйбарәт булды. Бәйрәмне Милли мәдәниятлар йортының татар бүлеге җитәкчесе Гөлфия Хәлитова белән Татар яшьләре берлеге активисты Сәет Тусмөхәммәтов алып барды.
Бәйрәмне оештыручылар үзләре канәгать булып калдылар бу чарадан. Тамашачы булып килгәннәрдә исә аңа багышланган чараларда Әмәл бәйрәменең барлык традицияләре ачылып күрсәтелсен иде, халык массасы өчен югары бәйрәм рухында үткәрелсен иде ул, дигән теләк калды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100