news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәндә Кырынкүл авылы мәчетен төзекләндерделәр

Хәзер “Хәдичә” мәчете бинасында ике кат, тәһарәт алу урыны, мәдрәсә сыйныфлары бар.

Төмәндә Кырынкүл авылы мәчетен төзекләндерделәр
Михаил Захаров

(Казан, 27 гыйнвар, "Татар-информ"). Төмән өлкәсендәге Кырынкүл татар авылында “Хәдичә” мәчетендә төзекләндерү эшләре тәмамланды. Реставрация мәчеткә йөрүчеләр теләге буенча башланган булган. Мәчет бинасын киңәйтү һәм уңайлыклар тудыру өчен, төзекләндерү эшләре башкарылды, дип хәбәр итә Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте.

Әлеге саваплы эштә Кырынкүл һәм Төмәннең башка районнарында яшәүчеләр катнашкан. Һәркем булдыра алганча ярдәм иткән. Шулай итеп кыска вакыт эчендә мәчетне төзекләндергәннәр.

Хәзер “Хәдичә” мәчете бинасында ике кат, тәһарәт алу урыны, мәдрәсә сыйныфлары бар. Мәчет яны да тәртипкә китерелгән, диелә әлеге хәбәрдә.

Кырынкүл мөселманнарының җирле оешмасы рәисе Егаетдин Рамазанов мөселманнар җәмгыятенең эшчәнлеге турында болай дигән: "Безнең эшчәнлегебезнең өстенлекле юнәлеше - үсеп килүче буынны рухи-әхлакый һәм дини яктан тәрбияләү. Без аларга традицияләрне тапшырабыз, дингә һәм кешеләргә мәхәббәт тәрбиялибез".

“Хәдичә” мәчете мөселманнар җәмгыяте Кырынкүлнең актив кешеләрен, Төмәннең башка районнарындагы мөселманнарны берләштерә. Җирле хакимият белән дә уртак тел табып эшлиләр. Мәчет ятимнәргә, сугыш ветераннарына, ялгыз олы кешеләргә ярдәм итәләр.

Төмән өлкәсе Милләтләр эш буенча комитет рәисе Евгений Воробьев һәм Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Зиннәт хәзрәт Юсупов Кырынкүл мәчете җитәкчелегенә рәхмәт белдерде, дип хәбәр ителә Диния нәзарәте сайтында. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100