news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төмәндә концертлар сезоны башланды
10 яшь артисттан торган төркем “Татарча солянка” дип аталган концерт программасын тәкъдим итте
Скопировать ссылку
(Төмән, 6 октябрь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). 4 октябрьдә Төмән шәһәренең Тимер юлчылар мәдәният сараенда төбәк сәнгатькәре Фәрит Хәкимов җитәкчелегендә Казан артистлары гастрольләренең сезоны ачылды.
Казанның “Татар җыры” оешмасыннан Роза Дусаева җитәкчелегендә килгән 10 яшь артисттан торган төркем “Татарча солянка” дип аталган концерт программасын тәкъдим итте.
Төркемдәге җырчылар арасында Эльмира Сөләйманова, Гөлназ Сираева, Алинә Шәрибҗанова, Дилә Нигъмәтуллина, Булат Нигъмәтуллин, Раяз Фасихов, Илдар Әхмәтов, Нияз Вәлиев, Альфина Әзгамова, Айрат Ильясов та бар иде. Аншлаг белән үтте концерт, теләгән һәркем дә керә алмады, шунлыктан бүген дә шул ук программадан торган тагын бер концерт булуы көтелә.
Яшь артистлар концертында яшь тамашачылар бик күп иде, авыллардан да төркем-төркем килеп төштеләр. Концерт программасын бик җылы кабул итте тамашачы, бигрәк тә шушы программа эчендәге “Эссе” эстрада төркеме, Булат Нигъмәтуллин, Раяз Фасыйхов әсир итте якташларыбызны.
Концерт башланыр алдыннан һәм тәнәфестә тамашачылар Казан артистларының аудио-видео язмаларын ябырылып сатып алдылар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2