news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмәндә Кәрим Тинчурин театры булып китте

Төмән шәһәренең Тимеръюлчылар мәдәният сараенда Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры “Син бит минем бергенәм” спектаклен күрсәтте

(Төмән, 13 апрель, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артистлары тәкъдим иткән “Син бит минем бергенәм” спектаклен төмәнлеләр дулкынланып көтеп алдылар.
Театрдан бизеп барган татар тамашачысын спектакльләргә җыю шактый четерекле мәсьәләгә әверелгән бу заманда төмәнлеләрнең бу спектакльне көтеп алып зал тутырып килүләренең бер сере бар. “Син бит минем бергенәм” спектакленең авторы һәм режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Исламия Мәхмүтованың беренче килүе генә түгел Төмәнгә, ул инде себерлеләрнең дә олы ихтирамын һәм мәхәббәтен яулаган актриса. Актриса булып кына түгел, киң күңелле, олы җанлы шәхес, милли театр әһеле буларак та танылды ул Себердә. Беренче килүендә үк ул Гөлшат Зәйнәшева әсәре буенча куелган “Гайфи бабай, өйлән давай” спектаклендә зур булмаган бер характерлы рольне башкарып истә калды, тамашачы күңелендә урын алып өлгерде. Икенче килүендә Рәдиф Сәгъди әсәре буенча куелган “Сынган беләзек” спектаклендә Диләрә ролендә тамашачының күңел кылларын тибәрәтеп, күз яшьләрен чыгарды.
Күңелләренә якын булып өлгергән Исламия ханым үзе язган, үзе сәхнәгә куйган “Син бит минем бер генәм” спектаклен күрергә шәһәрдән генә түгел, авыллардан да килеп төштеләр тамашачылар.
Татарстанның атказанган артистлары: Алинә ролен башкарган Лилия Мәхмүтова, Әкълимә ролен башкарган Люция Галләмова, Сабир ролен башкарган Зөфәр Харисовны, Алинә ролен башкарган Лилия Мәхмүтованы беренче генә күрүе түгел иде Төмән тамашачысының. Айнур ролен башкарган, Татарстан Республикасының атказанган артисты Ринат Шәмсетдинов, яшь пар - Чулпан белән Айдар рольләрен башкарган Гөлназ Нәүмәтова белән Фирнат Насыйбулин да күңелгә үтеп керерлек итеп тирән ачып күрсәттеләр үз рольләрен.
Сылу роленендә Исламия Иәхмүтова үзе һәр татар күңеленә якын һәм аңлаешлы авыл татар хатынын шулкадәр җанлы итеп тасвирлый алды ки, көлдерде дә, җылатты да тамашачыны, сөйләм теленең байлыгы, табигый яңгырашы белән чиксез сокландырды да. Спектакльнең җыр, музыка белән бизәлеше дә күңелгә ятышлы булды.
Бер тамашачыны да битараф калдырмады спектаклҗнең эчтәлеге. Ил эчендә кабынган утлы бәрелешләрдә солдат буларак катнашып, могҗиза рәвешендә генә исән калган, күзләре күрмәгән хәлдә әйләнеп кайткан, башта һәлак булуы турында килгән ялгыш хәбәр аркасында сөйгән ярын югалткан Айнурның: “Әби-бабайларны, балаларны үтереп ут эченә кердем, мин бит илне сакларга дип киткән идем...” дигән сүзләре тетрәтте тамашачыны, тирән уйларга салды.
“Син бит минем бергенәм” спектаклен я көлеп, я күз яшьләрен түгеп, ә киеренке мизгелләрен тын да алмый караган Төмән тамашачысы аягүрә басып озак алкышлады артистларны, озак җитбәрми торды аларны сәхнәдән, сәхнә һәм зал уртак уй - фикерләр, уртак кичерешләр, уртак хисләр дулкынында тибрәлде, дуслык-туганлык тойгысы тәэсирендә озак аерыла алмады бер-береннән.
Бөек Ватан сугышында ирешелгән Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышлап куелган бу спектакльгә бүләк рәвешендә йөзләгән тамашачы – Ватан сугышы һәм фронт тылы ветераннары, сугыш чорын кичергәннәр чакырылды.
Бү аларга Төмән шәһәре Думасы депутаты Олег Чемезов белән өлкә Думасы депутаты Елена Нечайның бүләге иде.
Спктакльгә кунак булып килгәннәр генә түгел, барлык тамашачылар артистларга гына түгел, аларның гастролен Төмәндә оештырган Фәрит Хәкимовка да чиксз рәхмәтле булып калдылар.
Үзенең спектакле белән Ислами Мәхмүтова төркеме Төмәннән озын юлга чыгып китте. Ом, Новосибирск, Красноярск, Ачинск шәһәрләрендә булып, Чиләбе, Уфа, Туймазы аша Казанга кайтып китәчәкләр Төмән җылы озатып калган Тинчурин театры артистлары.

news_right_1
news_right_2
news_bot