news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәндә ислам үзәге ачылачак

Мөфтият карары нигезендә, ислам мәдәни-мәгърифәт үзәге Төмән шәһәренең Җәмигъ мәчете уку корпусының өч катлы буш бинасында урнашачак.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Төмән шәһәре мөселманнарның Диния нәзарәте ислам мәдәни-мәгърифәт үзәге ачарга планлаштыра.

Россия мөфтиләр шурасы хәбәр иткәнчә, ислам мәдәни-мәгърифәт үзәге Төмән шәһәренең Җәмигъ мәчете уку корпусының өч катлы буш бинасында урнашачак. Башта әлеге бинада Казандагы Россия ислам институтының филиалы төзелергә тиеш була. Ләкин билгеле бер сәбәпләр аркасында әлеге эшне ахырына кадәр башкару мөмкинлеге булмый. Сәбәпләрнең берсе - бинаның төзелеш нормаларына һәм кагыйдәләренә туры килмәве.

Берничә елдан соң Төмән мөселман җәмгыяте җитәкчеләре әлеге проектны яңадан тормышка ашырырга карар кылалар. Мөфтияткә Ислам мәдәни-мәгърифәт үзәге бинасын төзү һәм төзекләндерү буенча зур һәм күләмле эш башкарырга туры киләчәк.

Проектның инициаторлары сүзләренчә, булачак үзәк белем бирү һәм агарту проектларын гамәлгә ашыру белән шөгыльләнәчәк, шулай ук ислам турындагы белемнәрне мөселманнар арасында һәм башка дин вәкилләре арасында популярлаштыруга юнәлтелгән күңел ачу һәм мәдәни чаралар оештыру эшен алып барачак.

Бүгенге көндә Төмәндә дүрт мәчет эшли. Шәһәрдә 65 меңнән артык мөселман яши.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100