news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмәндәге мәдрәсә-мәктәпкә йөз ел тулган

Мәктәптә белем-тәрбия алган укучылар, ветеран укытучылар Россиянең төрле почмагыннан Ямбай авылына җыелышкан.

(Казан, 7 март, "Татар-информ"). Төмән районы Ямбай авылындагы мәдрәсә-мәктәпнең эшли башлавына 100 ел һәм яңа мәктәп бинасына 50 ел тулу уңаеннан, 3 мартта Ямбай авылы мәдәният йортында очрашу кичәсе узды, дип хәбәр итә Төмән татарларының "Яңарыш" сайты.

Чарага бу мәктәптә белем-тәрбия алган укучылар, ветеран укытучылар Россиянең төрле почмагыннан җыелышкан. Алар башта мәктәптә булган, кабинетлар буйлап йөргән, музейны караган, аннары мәдәният йортында узган тантаналы чарада катнашкан.

"Тантанада район, авыл хакимияте вәкилләре һәркемне шатлыклы көн белән котлап, укытучылар коллективына Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Шулай ук кунакларга вафат булган укытучылар, укучыларны барлаган видеофильм тәкъдим ителде. Аны үзенең чиксез хөрмәтен белдереп һәркем аягүрә басып карады. Чыгышлар мәктәп укучыларының җыр-биюләр белән бизәлеп барды", дип әйтелгән әлеге хәбәрдә. 

Чара башланганчы кунаклар сыйныфташлары белән күрешкән, фойеда укучыларның кул эшләре, рәсемнәреннән оештырылган күргәзмә белән танышкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot