news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәндәге федераль нейрохирургия үзәгендә татарстанлыларны дәвалау мөмкинлеге каралачак

Вице-премьер Васил Шәйхразиев бүген әлеге үзәкнең эшчәнлеге белән танышты.

(Казан, 19 декабрь, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев, Алсу Исмәгыйлева). Татарстан кешеләренең Төмән шәһәренең федераль нейрохирургия үзәгендә дәвалану һәм практика узу мөмкинлеге булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

  • Бүген ул Төмән өлкәсенә эш сәфәре белән килде һәм Үзәкнең эшчәнлеге белән танышты.

“Үзәкнең баш табибы һәм директоры – безнең татар кешесе Альберт Суфиянов. Ул Россия Президенты кулыннан Россиянең атказанган табибы документын алды. Үз вакытында, 10 ел элек шушы үзәкне төзеп, федераль программа белән ачып җибәргән. Хәзер исә монда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 4 мең кешегә операция ясала”, – дип сөйләде Шәйхразиев.

“Татарстаннан әлеге үзәккә дәваланырга 11 кеше килгән. Ни өчен унбер генә кеше җибәрелә? Квота җитмиме, әллә без бүтән юнәлешләргә җибәрәбезме - ул сорауны ачыклап бетерү мөһим. Икенчедән, әлеге үзәк карамагында белем арттыру юнәлеше бар һәм безнең төп максатыбыз – студентларны, табибларны монда практикага җибәрү. Альберт Әкърамович та Татарстан белән эшләргә теләген белдерде”, - диде Васил Шәйхразиев.

Казанга кайткач, Васил Шәйхразиев бу хакта Татарстанның сәләмәтлек министры белән сөйләшәчәген әйтте. “Шушы Үзәк белән эшләп китәргә безгә әле Президентыбыз да максат куйган иде. Татарстанның анда үз урыны булырга тиеш дип саныйм”, – диде вице-премьер.

  • Төмән шәһәрендәге федераль нейрохирургия үзәге 2011 елда оештырылган. Үзәк иң алдынгы медицина чаралары белән җиһазландырылган һәм бүгенге көндә дөньяның әйдәп баручы үзәкләренең берсе дип санала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100