Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төмәндәге бердәнбер этномәдәни компонентлы яңа мәктәп Кырынкүл микрорайонында ачылды
Мәктәп 870 урынга исәпләнгән, быел мәктәп тарихында беренче тапкыр 10 сыйныф ачылды.
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Төмәндә Кырынкүл (Казарово) микрорайонында 870 урынга исәпләнгән, шәһәрдә бердәнбер этномәдәни компонентлы мәктәп ачылды. Яңа бинадан тыш, мәктәп ике автобус (моның өчен директор губернаторга рәхмәт белдерде) һәм генераль төзүче — «Стройимпульс» компаниясеннән территорияне чистарту техникасы белән бүләкләнде. Бу турыда «Яңарыш» сайты хәбәр итте.
Яңа бина агач мәктәпләрне алмаштыру программасы кысаларында «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә төзелә. Төмән өлкәсендә бу программага 32 мәктәп кергән. Мәктәп төзелеше 2019 елның августында башлана. Булачак ике катлы мәктәпнең гомуми мәйданы 8 меңнән артык квадрат метр тәшкил итә.
Кырынкүлдәге 52 нче мәктәп бинасына инде 100 елдан артык. Хәлләр катлаулы булган, анда спорт һәм актлар залы юклыгы күп кыенлыклар тудырган, елдан-ел үсә барган районда балалар тугызынчы сыйныфка кадәр генә уку да сөенечле хәл түгел. Быел мәктәп тарихында беренче тапкыр озак көтеп алынган 10 сыйныф ачылак һәм анда 30 укучы кабул ителә. Башлангыч мәктәптә биш беренче сыйныф ачыла.
Балалар укуны заманча, матур бинада башлый. Биредә барлык уңайлыклары булган иң яхшы технологияләр буенча төзелгән класслар сыйфатның барлык стандартларына җавап бирә. Һәр сыйныф уникаль стильдә һәм интерьерны дизайнер эшләгән. Мәктәп интерьерында этномәдәни компонент саклана. Җиһазландырылган татар теле кабинетында «Мәгариф» милли проекты җиңүчесе, филология фәннәре кандидаты Халидә Кирамова укытачак.
«Кырынкүл микрорайонында мәктәп ачылу — чираттагы әһәмиятле вакыйга. Балалар мәктәпкә белем алырга килсеннәр, ә кирәкле шартларны без тәэмин итәчәкбез. Шулай ук Төмән өлкәсе татар теле һәм әдәбияты укытучыларын безнең мәктәп базасында оештырылачак семинарларда күрергә шат булачакбыз», — диде мәктәп директоры, биология һәм химия укытучысы, 21 ел хезмәт стажы туплаган Алевтина Манкаева.
Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор, шәһәр башлыгы Руслан Кухарук, Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Карпов, шәһәр Думасы рәисе Евгений Заболотный бәйрәм белән тәбрикләделәр. Тантаналы ачылыштан соң рәсми кунаклар өчен яңа уку йорты буйлап экскурсия уздырдылар. Татарларның күркәм традициясе буенча кадерле кунакларны чәк-чәк белән каршы алдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз