news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәндә “Гүзәл-Илдар” җыр театры концерты булып узды

Концертның музыка бизәлешен Илнар, Арсенал һәм баянчы Азат Төхфәтуллин алып барды, “ Сәйдәш” бию төркеме концертны матур биюләр белән бизәде

(Төмән, 3 декабрь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Ике көн рәттән Төмән шәһәренең “Тимеръюлчылар мәдәният сараенда 14 кешедән торган “Гүзәл-Илдар” җыр театры төркеме зур концерт бирде, зал тамашачылар белән тулы булды.
Концертның музыка бизәлешен Илнар, Арсенал һәм баянчы Азат Төхфәтуллин алып барды, “ Сәйдәш” бию төркеме концертны матур биюләр белән бизәде. “Вакыт машинасы”дип аталган концерт программасын җанлы итеп Фирдүс Тямаев белән Рузил Вәлиев алып барды.
Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның җырлавын бик ярата Төмән тамашачылары, бу юлы да килүләрен көтеп алдылар, аларның ике көн рәттән зал тутырып килүләре дә шуны раслый. Алар башкаруындагы моңлы озын көйләр дә, шаян җырлар да тамашачылар күңеленә хуш килде, яраткан җырчыларын чәчәкләргә күмделәр төмәнлеләр.
Әмма “Вакыт машинасы” рухында төзелгән мәзәкләр барлык тамашачыларның да күңеленә хуш килде, дип әйтеп булмый.
Гомумән, гастрольләргә килгән сәнгать төркемнәренең тамашачылар зәвыгын канәгатьләндерми торган уен-мәзәкләр, тамашачыга артык кызыгы булмаган хикәятләр сөйләү белән артык мавыгулары сизелә башлады, һәр концерт үткән саен шуңа бәйле ризасызлык белдергән тамашачы булмый калмый.
Дөрес, тамашачыларыбызның зәвыгы, таләбе күптөрле, һәркемгә дә ярау мөмкин түгел. Шулай да, тамашачыны нәфис сүзгә сусаттылар артистлар, дип әйтми калып та булмый.
“Гүзәл-Илдар” җыр театры төркеменең Төмәнгә гастролен төмәнле Фәрит Хәкимов оештырды.
Гастроль төркеме Төмәннән юлга өлкәнең төньягына таба, Сургут, Түбән-Варта, Нефтеюган кебек шәһәрләргә, чыгып китте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100