news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәндә Диләрә Тумашева укулары булып үтте

Танылган тел галиме Диләрә Тумашева истәлегенә багышланган 3 нче Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция “Тюркологиянең актуаль мәсьәләләре” дигән тема буенча үткәрелде

(Төмән, 19 октябрь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Танылган тел галиме, филология фәннәре докторы, Казан дәүләт университетының профессоры, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең гамәли әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе, Ленин ордены һәм күпсанлы медальләр иясе, Төркия лингвистлар җәмгыятенең шәрәфле әгъзасы булган, Төмән шәһәрендә туып-үскән, гомеренең зур бер өлешен себер татарлары диалектларын өйрәнүгә багышлаган якташыбыз Диләрә Гариф кызы Тумашева укуларын Төмән дәүләт университетының профессоры, филология фәннәре докторы Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина җитәкчелегендәге татар бүлеге әзерләп үткәрде, оештыру комиссиясе белән юридик фәннәр докторы, профессор, Төмән дәүләт университетының ректоры Геннадий Николай улы Чеботарев җитәкчелек итте.
Конференциядә катнашучыларны Геннадий Чеботарев, филология фәннәре докторы, профессор, филология факультеты деканы Елена Эртнер, өлкә Хөкүмәтенең милли эшләр комитеты рәисе урынбасары Виктор Хоменко, филология фәннәре кандидаты, өлкә татарлары Конгрессы аппаратының җитәкчесе Гүзәл Тимкановалар котлады.
Пленар утырышта Төмән дәүләт университеты профессоры, филология фәннәре докторы Николай Константин улы Фроловның “Письменная культура древних тюрков”, Тубыл Социаль педагогика академиясе доценты, филология фәннәре кандидаты Клим Садыйковның себер-татар теле формалашуы тарихына кагылышлы, Хәнисә Алишинаның “Д.Г.Тумашеваның “Себер татарлары диалектлары сүзлеге” - себер татарлары фразеологик байлыгы хәзинәсе” , Татарстан Фольклор үзәгенең гыйльми хезмәткәре, филология фәннәре докторы Илгиз Шәфыйк улы Кадыйровның “Тубыл татарлары фольклорының үзенчәлекләре” дигән темаларга булган тирән эчтәлекле чыгышлары яңгырады.
“Тел гыйлеменең актуаль мәсьәләләре” һәм “Әдәбият, фольклор, тарих, сәнгать, һәм педагогиканың актуаль мәсьәләләре” секцияләренә бүленгән шактый чыгыш тыңладылар конференциядә катнашучылар. Филология фәннәре кандидаты, җирле фольклорчы Луиза Сөрмәтованың “Себер татарлары лирик җырларының эчтәлеге һәм тематикасы”, ветеран укытучы Люция Хәбибуллинаның "ХХ нче гасыр Төмән татар мәктәпләре тарихыннан”, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы Бибинур Сабированың “ Диләрә Тумашеваның Себер белән рухи һәм хезмәттәшлек багланышлары” дигән темаларга, мәктәпләрдә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булган Якуб Зәнкиев иҗатын өйрәнүгә, җирле каләм тибрәтүчеләрнең эшчәнлеген ачуга быгышланган һәм башка чыгышлар да тирән кызыксыну уятты конференциядә катнашучылар арасында.
Конференциянең бер өлеше Төмән дәүләт университеты татар бүлеге студентларының фольклор практикалары нәтиҗәләрен тәкъдим итүгә багышланды. Студентлар, конференциядә катнашучыларны җәйге каникуллар вакытында авыллардан җыеп алып кайткан яңа материаллары белән таныштырудан тыш, кайбер фольклор хәзинәләре нигезендә сәхнәләштерелгән өзекләр дә күрсәттеләр.
“Тюркологиянең актуаль проблемалары” дип аталган 3 нче Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциягә Россиянең төрле төбәкләреннән 80 нән артык доклад килгән, аларның барсы да конференция материаллары җыентыгына керәчәк, дип белдерде Хәнисә ханым Алишина.
Бу конференциянең күркәм бер үзенчәлеге - соңгы елларда сирәк күренешкә әверелгән хәл - күпчелек чыгышларның татар телендә яңыравы булды. Әмма конференциягә докладларын җибәргән, килергә җыенган бер төркем Казан, Яр Чаллы галимнәренең төрле сәбәпләр аркасында килми калулары конференцияне оештыручылар күңелендә бер төен булып калды.
Конференция хөрмәтенә җирле авторларның китапларыннан күргәзмә дә оештырылган иде.
Конференция эше тәмамланганнан соң, бер төркем кунаклар Төмән районының Манҗел (Ямбай) авылындагы Себер татарлары тарихи-этнографик музеена юл алды, музей экспонатлары белән танышты.
Диләрә Тумашева укулары Төмән өлкәсе Думасы депутаты, техник фәннәр докторы Владимир Федорович Крамскойның матди ярдәме белән гамәлгә ашырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100