news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Төмәндә әдәбият белгече Хатыйп Миңнегулов белән очрашу

^Төмәндә әдәбият белгече Хатыйп Миңнегулов белән очрашу

(Төмән, 13 март, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Төмән дәүләт университетының татар бүлегендә татар теле һәм әдәбияты буенча дәүләт имтиханнары комиссиясе белән быел да филология фәннәре докторы, Казан дәүләт университеты профессоры, атказанган галим, әдәбият белгече, халыкара «Ел кешесе» исеменә лаек булган Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов җитәкчелек итте.

Төмән дәүләт университетының профессоры, татар бүлегенең җитәкчесе Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина, форсаттан файдаланып, Хатыйп әфәнде белән очрашуга бер төркем татар зыялыларын чакырды. Очрашуда Нефть-газ университетының чит телләр кафедрасы мөдире, шушы көннәрдә генә Казанда Гаяз Исхакый иҗаты бунча докторлык диссертациясе яклап кайткан Хәбибә Шагбанова, ветеран укытучы, «Туган як» әдәбияты авторы Люция Хәбибуллина, «Очрашулар» телетапшыруларын алып баручы журналист һәм университетның журналистика факультеты укытучысы Гөлсинә Ниязова, күптән түгел Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителгән шагыйрь Заһит Акбүләков, һәм башка күренекле җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Хатыйп әфәнде Миңнегулов Төмән дәүләт университетында 13 ел элек ачылган татар бүлегенең туган ягыбыз өчен зур әһәмияткә ия булуын күрсәтеп, аны оештырып җитәкләп алып баручы Хәнисә ханым Алишинага олы рәхмәтен белдерде. Бу бүлек узган ел 19 белгеч чыгарды, ә быел 13 егет һәм кыз имтихан тота. Милли мәгарифнең авыр хәлдә булуына, татар мәктәпләре санының, аларда туган тел белән әдәбиятка сәгатьләр саны минимумга кадәр киметелүгә карамастан, университетны тәмамлап чыгучылар татар дөньясына керәләр, татар дөньясын баеталар, дип, Хатыйп әфәнде зур канәгатьлек белдерде татар бүлегенең эшчәнлегенә карата. Дөрес, ул белгечләргә эш табу авырлашты, әмма милләткә хезмәт итү җаен табачаклар алар, дигән ышаныч белдерде ул.

Хатыйп Миңнегулов Татарстанда милли мәдәниятнең, милли мәгарифнең һәм татар әдәбиятының бүгенге торышы турында әһәмиятле һәм кызыклы мәгълүмат бирде. Ул Казанның татарны дөньяга бөек халык итеп таныткан меңъеллык юбилее, бүгенге көндә Татарстанда Әдәбият һәм мәдәният елына багышланып үткәрелә торган мәдәни чаралар турында сөйләп кенә калмады, шул әһәмиятле вакыйгаларның Себер татарларының мәдәни тормышына йогынтысын да ачып күрсәтте, очрашуда катнашучыларның сорауларына җаваплар биреп, озакка сузылган җылы әңгәмәнең җаны булды.

Хәнисә ханым, быел дәүләт имтиханнары тоткан студентлар, очрашуда катнашкан Төмән татарлары ихлас җылы рәхмәтләрен җиткерделәр Хатыйп Йосыф улы Миңнегуловка.

news_right_1
news_right_2
news_bot