news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Төмәндә чыга торган “Муслим-инфо” газетасы турында якташлар төрле карашта
Төмәндә инде ике еллап казах егете Кәлил Кабдулвахитов гамәлгә куеп, үзе чыгарып торган “Муслим-инфо” айлык мәгълүмати газета чыгып килә
Скопировать ссылку
(Төмән, 9 июнь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Менә инде ике еллап Төмәндә казах егете Кәлил Кабдулвахитов гамәлгә куеп, үзе чыгарып торган “Муслим-инфо” айлык мәгълүмати газета чыгып килә, аңа Мәгълүмат сәясәте департаменты финанс ярдәмен күрсәтә, авыл һәм район муниципаль берәмлекләре дә аны төбәкләрдә таратуда үз ярдәмен күрсәтеп тора, ә өлкә мөселманнары Диния нәзарәте ул газетаны алып диндарлар арасында таратудан баш тартты.
Милли эшләр комитетының дин эшләре бүлеге җитәкчесе Игорь Бобровка Диния нәзарәте рәисе Галимҗан хәзрәт “Муслим-инфо”ны алып таратудан баш тартуының сәбәпләрен аңлатып, аңа карата ризасызлыгын да белдерде.
Беренче сәбәп итеп, ул бу төрле мәгълүматларга бай газетада Ислам диненең асылы ачылмавын, диндә яшәү рәвешен күрсәтүгә урын бирелмәвен күрсәтте. Икенче сәбәп итеп, Ислам диненә карата тискәре караш тудыра торган язмаларның даими чыгып торуына ишарә ясады. Мәсәлән, газета ниндидер район судлары үз карарлары белән кулланышта тыйган мөселман китапларын җентекләп биреп баруын урынсыз дип тапты, чөнки ул китаплар исемлегендә бернинди дә ваххабизмга я экстремизмга өндәми торган югары сыйфатлы китаплар да бар, дип аңлатты. Манҗел авылындагы тарихи Нигъмәтулла хаҗи исемендәге садакага килгән акчаларга гына көн күргән ирләр мәдрәсәсе шәкертләре арасында килеп чыккан вак кына күңелсезлекләрне дә зурайтып, күпертеп, мәсхәрәле тонда биреп торуына карата ризасызлык белдерде.
Өлкә мөселманнары Диния нәзарәтенең үз матбугат органы булмаудан барлыкка килгән бушлыкны сенсацияләр ясарга яратучы басмалар тулыландыруы бер дә гаҗәп хәл түгел инде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot