news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмәндә «Чинги-Тура» музей-агарту үзәге барлыкка киләчәк

Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев музей ачылачак урында булды.

Төмәндә «Чинги-Тура» музей-агарту үзәге барлыкка киләчәк
«Яңарыш»

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Урта гасырлар чорында Төмән ханлыгының башкаласы Чинги-Тура булган. Аны Себер ханы Тайбуга төзегән. Бүген Төмән татар җәмәгатьчелеге борынгы шәһәрдә яшәгән татарларның мәдәни мирас объектларын торгызу буенча эш алып бара.

Төмән өлкәсенә визиты кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев Төмән өлкәсенә сәфәре кысаларында «Чинги-Тура» музее ачылачак урында булды. Бу хакта «Яңарыш» газетасы хәбәр итә.

Аңа Төмән өлкәсендәге Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Ринат Насыйров «Чинги Тура» музей-агарту үзәгендә монтажлау эшләренең барышы турында сөйләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot