news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Төмәндә балалар бәйрәме гөрләп үтте
Халыкара балаларны яклау Көне кысаларында Венера Хәйруллина җитәкчелегендәге “Этнос” балалар үзәге балалар бакчаларында, мәктәпләрдә этно-мәдәни эчтәлекле 50 дән артык уен программасы буенча 80 чара үткәрде
Скопировать ссылку
(Төмән, 9 июнь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Быел Халыкара балаларны яклау Көненә багышланган чаралар Төмән өлкәсендә киң җәелдерелеп, зур бәйрәм рәвешендә өч көн дәвамында үткәрелде. Төрле оешмаларда, мәйданнарда, хәтта кибетләрдә дә балалар өчен бәйрәм чаралары, төрле уеннар һәм ярышлар 30 майда ук башланып китте.
Төмән шәһәрендә генә дә 40 тан артык кызыклы зур чара оештырылды. Балаларга башкарган эшләреннән зур канәгатьлек, чиксез шатлык китергән “Янгын сүндерү” программасы чыны-уены белән бергә барды. Алар көтмәгәндә янгын шлангларыннан урамда барган автобусны “сүндереп” коендырганда руль артында утыручы да, пассажирлар да ачуланмаганнар яшүсмер “ут сүндерүчеләр”гә, алар белән бергә шау-гөр килеп көлешеп балаларның шатлыкларын уртаклашканнар. Махсус техниканың барлык төрләреннән файдаланып үткәрелгән “Ут сүндерү” уены бәйрәм рухында үтсә дә, аның аша балалар тормышта бик кирәкле күнекмәләр дә алып калдылар, уттан саклану кагыйдәләрен үзләштерделәр.
Тыныч уеннарны яратучылар өчен рәсем ясау, “йортлар кору” ярышы да бик күп балаларны җәлеп итте, алар мәйданнарда, асфальт өстендә иҗат иттеләр.
“Дан минуты” (“Минута славы”) спектакль-концерт талантлы балаларны җыеп катнаштырды.
Халыкара балаларны яклау Көне кысаларында Венера Хәйруллина җитәкчелегендәге “Этнос” балалар үзәге балалар бакчаларында, мәктәпләрдә этно-мәдәни эчтәлекле 50 дән артык уен программасы буенча 80 чара үткәрде: “Тел остасы” ярышы, “Зур планетаның кечкенә балалары”, “Балалар көлергә тиеш”, “Кояш нурлары” һәм башка кызыклы бәйрәм программалары буенча.
“Этнос” үзәге бинасында исә җәйге эш лагерында эшләп ял итәчәк балалар катнашы белән оештырылган “Россия халыкларының уеннары” исеме астында үткән уен-ярышлар аеруча җанлы үтте.
1 июньдә мәктәпләр каршында җәйге лагерьларны ачу тантаналары да булып үтте.
Шәһәрдән читтәге лагерьларның берсен – “Энергетик” сәламәтләндерү лагерын ачу тантанасында губернатор Владимир Якушев та катнашты. Быел “Энергетик” лагеры өлкә Хөкүмәтенең финанс ярдәмендә үзгәртелеп корылган, балалар өчен яшәү, сәламәтләнү, иҗат итү шартлары санитария-гигиенаның барлык таләпләренә җавап бирерлек итеп төзекләндерелгән, әзерлекле кадрлар белән тәэмин ителгән. Хәзер ул ел дәвамында кабул итәчәк балаларны.
Бу лагерьда гына түгел, шәһәрдән читтәге барлык балаларны сәламәтләндерү үзәкләрендә дә шартлар югары таләпләргә җавап бирерлек итеп яңартылды, диде губернатор.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot