Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төмәндә “Бәйрәм: ядкарьләр һәм традицияләр” дип исемләнгән күргәзмә ачылды
Күргәзмә Корбан гаетенә, күп гасырлык тарихы булган төньякта яшәүче мөселманнар – себер татарларына һәм Идел буе татарларына багышлана.
(Казан, 15 август, "Татар-информ"). Кичә, 14 август көнне, Төмән өлкәсенең туган көнендә, И.Я.Словцов исемендәге музей комплексында “Бәйрәм: ядкарьләр һәм традицияләр” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Күргәзмә Корбан гаетенә, күп гасырлык тарихы булган төньякта яшәүче мөселманнар – себер татарларына һәм Идел буе татарларына багышлана.
"Төмән өлкәсе – табигый байлыкларга гына түгел, көнкүреш мәдәнияте хәзинә сандыгы да. Көнбатыш Себер традицияләре, гореф-гадәтләре төрле булган 150 халыкның тору урынына әйләнгән. Безнең бурыч – күпмилләтле колоритны киләсе буыннарга саклап тапшыру", — дигән Төмән өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Моор.
Күргәзмә проекты 4 локациядә тәкъдим ителгән. Биредә картиналар, хатын-кыз бизәнү әйберләре, татар йорты күренеше, аш-су, көнкүреш кирәк-яраклары, гарәп кофе сервизлары урын алган.
Күргәзмәнең үзәк экспонаты – Мөхәммәт Пәйгамбәрнең чәче. Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт Садыйков билгеләп узганча, мондый экспонат тагын Татарстанда, Башкортстанда һәм Кавказда гына бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз