news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәндә "Ак калфак" оешмасын Римма Вәлиева җитәкләячәк

Төмән өлкәсендә татар хатын-кызларының гаилә ныклыгы, милли тәрбия мәсьәләләренә багышланган конференциясе узды.

 (Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). Төмән шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә татар хатын-кызларының “Ныклы гаилә – дәүләт нигезе” дип исемләнгән конференциясе узды. Бу хакта Төмәннән Бөтендөнья татар конгрессы рәсми сайтына Зөлфинә Миннибаева хәбәр итә.

Форумны өлкәнең Милләтләр эшләре буенча комитеты һәм Төмән өлкәсе татар конгрессы ярдәмендә Төмән өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы үткәргән. 

Конференцияне “Ак калфак”ның рәисе Бибинур Сабирова ачкан. Кунакларны Төмән Җәмигъ мәчете рәисе Галимҗан Бикмуллин, Төмән өлкәсе Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Насыров һәм башка күренекле затлар сәламләгән.

Конференциядә сүз милли гаиләне ныгыту турында барган, балалар тәрбияләү мәсьәләләренә багышланган чыгышлар булган. Шулай ук Татарстаннан килгән кунак Фәүзия Бәйрәмова да катнашкан. Бибинур Сабированың “Сүзге” китабы киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителгән. Азакта “Ак калфак” оешмасына яңа рәис сайланган. Хәзер Төмәндә “Ак калфак”ны Римма Вәлиева җитәкләячәк. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100