news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмәндә ачылачак күргәзмәдә Мөхәммәд Пәйгамбәр чәчен күрсәтәләр

"Бәйрәм: ядькарьләр һәм гореф-гадәтләр" күргәзмәсе 14 августтан эшли башлый.

(Казан, 12 август, "Татар-информ"). Корбан Гаете уңаеннан Төмәндә күргәзмә ачылачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә. 
 
Экспозициядә шамаилләр, комганнар, милли киемнәр, зәркән эшләнмәләр, чигелгән сөлгеләр һәм татар тарихы белән бәйле башка әйберләрне күрергә мөмкин булачак. Моннан тыш, иң кыйммәтле экспонатларның берсе - Мөхәммәд Пәйгамбәрнең чәче тәкъдим ителәчәк.
 
"Бәйрәм: ядькарьләр һәм гореф-гадәтләр" күргәзмәсе 14 августтан эшли башлый. Ул Корбан бәйрәменә һәм Себер татарлары, Идел буе татарлары мәдәниятен чагылдыра. 
 
Күргәзмә 14 октябрьгә кадәр эшлиячәк. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot