news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмән Зөфәр Хәйретдиновны җылы кабул итте

Зөфәр Хәйретдинов Төмән җирендә 50 яшь тулуына багышланган юбилей иҗат концертларын үткәрде, 19 –24 декабрь көннәрендә 5 чыгыш ясады

(Төмән, 25 декабрь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Популяр композитор һәм җыр остасы, Себер татарларының яраткан җырчысы Зөфәр Хәйретдинов җитәкчелегендәге сәнгать төркеме аның 50 еллык юбилеена багышланган концерт программасын 19-24 декабрь көннәрендә Төмән шәһәренең “Тимерьюлчылар” мәдәният сараенда, Тубыл шәһәренең “Синтез” мәдәният сараенда, Вагай районының Тугыз авылында, Яркәү районы үзәгенең Мәдәният сараенда, Төмән районының Шыкча авылында тәкъдим итте.
Зөфәрнең Төмәнгә булган бу гастроле аның Себер белән мәдәни багланышларына 20 ел тулуы белән дә бәйле булды. Ул Төмән җиренә беренче мәртәбә 1989 нче елны аяк басты, шуннан бирле ел саен диярлек килеп, шәһәрләрдә генә җырлап күренеп китмәде ул, юл кыенлыкларыннан курыкмыйча, ерак авылларга да барып җитә иде. Бу килүендә Вагай районының иң ерак авылларының берсе булган Тугызга 40 градус суыкта барып җитүе дә очраклы хәл түгел, бу авыл кешеләрен ул элекке елларда бер гашыйк итеп кайткан иде үзенең иҗатына.
Акча эшләп алу өчен түгел, авыл клубларында куелган концертлар ул яктан отышлы түгел, милләттәшләребез белән рухи багланышлар булдыру, аларның күңелләрен җыр-моң, милли рух белән баету хакына ерак араларны якын итеп, авыл кешеләре күңелен тапкан җырчыны Себер татарлары үз, якын итә, аның белән очрашуны, аның җырларын тыңлауны, гади, әмма йөрәккә ятышлы җылы сүзләрен ишетүне зур бәхет итеп саный, аңа тирән хөрмәт белән карый, аңа рәхмәтле булып яши, һәр очрашудан тиздән тагын да килүен теләп, чакырып кала.
Концерт белән чыгыш ясаган һәр урында себерлеләр зур хөрмәт күрсәттеләр Зөфәр Хәйретдиновка, милли эшләр комитеты вәкиле Рифкать Насыйбуллин аңа өлкә Хөкүмәте исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды, тамашачылар җылы котлауларын җиткерделәр, каләм тибрәтүчеләр аңа багышланган шигырьләрен укыдылар.
Зөфәр Хәйретдинов концерты програмасында катнашкан яшь җырчы Фәнүзә Габдрахманова белән биюче, күп кенә халыкара конкурслар лауреаты Алмаз Гайфуллин чыгышларын да ялкынлы алкышларга күмделәр тамашачылар. Әлегә кадәр безнең төбәктә исеме билгеле булмаган, татар һәм төрле халыкларның биюләрен югары профессиональ осталык белән башкарган Алмаз бигрәк тә сокландырды тамашачыларны, исеме билгеле булмаган артистларга карата Себер тамашачысы битараф булып кала, дигән фикерне чәлпәрәмә китерде ул.
Зөфәр Хәйретдиновның Төмәнгә гастролен өлкә татарларының Нурулла Саттаров белән Ринат Насыйров җитәкчелегендәге Конгрессы оештырып үткәрде, бу эшне турыдан-туры гамәлгә ашырган мәдәният белгече Фәрит Хәкимов һәр урында концерт башланыр алдыннан өлкә татарлары исменнән Зөфәрне юбиллее белән котлап, халкыбызның аңа булган рәхмәтен җиткерде, өлкә Конгрессы башкарган эшләр, аның киләчәккә планнары белән тамашачыларны кыскача таныштырып, авыл кешеләре турында өлкә үзәгендәге татар җәмәгатьчелегенең кайгыртучанлыгын күрсәтеп, аларның күңелләренә җылылык иңдерде.
Тик шунысы кызганыч булды, Пермь шәһәрендә булган фаҗигадан соң мәдәният учреждениеләренә куркынычсызлыктан саклану таләпләре көчәю сәбәпле, Зөфәр Хәйретдиновның концерты, планлаштырылган булса да, Вагай районының үзәгендә һәм Ялутор шәһәрендә булмый калды, бу районнарның авылларыннан тамашачыларның җыелып килүе көтелгән иде үзәкләрендәге Мәдәният сарайларына. Әлеге төбәкләрнең мәдәният учреждениеләре зал тутырып тамашачылар кабул итүгә яраксыз дип танылган булып чыкты.
Бу вакыйганы очраклы хәл дип түгел, ә мәдәният учреждениеләренең матди-техник базасын, биналарын ныгытуга, яңаларын төзүгә, гомумән, мәдәниятне саклап үстерүгә дәүләт тарафыннан игътибар җитмәүнең, тиешле финанс чыгымнары бирелмәүнең, бәла килеп чыккач кына аларның барлыгын искә төшерүебезнең нәтиҗәсе дип кабул иттеләр якташларыбыз.

news_right_1
news_right_2
news_bot