news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Төмән җырчы һәм композитор Зөфәр Хәйретдинов гастрольләрен көтә
Төмән тамашачысы Зөфәр Хәйретдиновны узган гасырның 90 нчы елларыннан башлап белә, яратып тыңлый
Скопировать ссылку
(Төмән, 7 декабрь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Төмән тамашачысы Зөфәр Хәйретдиновны узган гасырның 90 нчы елларыннан башлап белә, яратып тыңлый.
Төмәнгә сәнгать төркемнәре белән ел саен килеп китә Зөфәр, концертлары белән генә түгел, төрле фестивальләрдә, бәйрәмнәрдә, сабантуйларда катнашып та себерлеләр күңеленә ачкыч тапты ул.
Җырчы бу килүен Яңа елны каршылауга багышлый, 19 декабрьдә Төмән шәһәренең Тимерьюлчылар мәдәният сараенда чыгыш ясаганнан соң, икенче көнне Тубыл шәһәрендә, аннан соң Вагай районы үзәгендә, Тукыз авылында булып, Яркәү районы үзәгенә кайтып төшәчәк. Район үзәкләренә татар авылларыннан тамашачылар җыелып килүе көтелә.
Концерт гастрольләрен оештырып үткәрүче Фәрит Хәкимов ул төбәкләрдә булып, Зөфәр Хәйретдинов концертларын үткәрүгә әзерлек чараларын күреп кайтты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot