news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Төмән язы” фестивалендә Индрәйдә хорлар ярышкан

Жюри әгъзалары киңәшләшкән вакытта, “Ләйсән” җырчы кызлар төркеме популяр татар эстрада җырларын башкарган.

(Казан, 1 апрель, "Татар-информ"). “Төмән язы” фестивалендә Индрәйдә хорлар ярышты, дип хәбәр итә "Яңарыш" сайты.

Төмән өлкәсе буенча үткән “Төмән язы” фестивале кысаларында узган “Җырлаучы шәһәр” өлкә марафоны Төмән районының Индрәй авылына да булган. 1-7 сыйныф укучылары үзләренең сыйныф җитәкчеләре һәм җыр укытучылары белән ай буена марафон-фестивальгә әзерләнгән.

"18 мартта сәгать тугызда авыл клубы тамашачылар белән шыгрым тулы иде. Тантана барышын матур итеп алып барган укытучы Галия апа Кәримова жюри әгъзаларын игълан иткәннән соң, һәр сыйныф үзенең осталыгын күрсәтте. Бәйрәмчә киенгән укучы балалар яраткан җырларын башкарганда, җанатарлары аларны плакатлар, ярышучыларны сәламләү сүзләре белән хуплап тордылар, һәр чыгышларын зур алкышлар белән озаттылар. Бәйрәм тантанасы үзенчәлекле, дустанә атмосферада бик кызыклы үтте", диелгән әлеге хәбәрдә.

Фестивальдә 12 сыйныф, ягъни 281 укучы катнашкан. Жюри әгъзалары киңәшләшкән вакытта, “Ләйсән” җырчы кызлар төркеме популяр татар эстрада җырларын башкарган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100