news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмән язучы Якуб Зәнкиевны искә алды

Төмән язучы Якуб Зәнкиевны искә алды

(Төмән, 7 март, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Кичә Төмән дәүләт университетының профессор Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина җитәкчелегендәге татар бүлеге нигезендә РСФСР ның атказанган укытучысы, язучы, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт бүләге иясе Якуб Зәнкиевның якты истәлегенә багышланган «түгәрәк өстәл» булып үтте.

Шушы елның апрель аенда Якуб Зәнкиевка 90 яшь тулган булыр иде, ул 2003 нче елның 6 мартында вафат булды.

Хәнисә ханым Алишина алып барган бу күркәм җыенда университетның татар бүлеге студентлары, Якуб аганың дуслары, чордашлары, ветеран укытучылар, әдәбият сөючеләр, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Студентлар Якуб Зәнкиевның тормышын һәм иҗатын төрле яклап ачып күрсәткән чыгышларын тәкъдим иттеләр. Якуб Зәнкиевның «Иртеш таңнары» романы буенча аның тол хатыны Рәшидә апа язган «Үги ана» күренеше сәхнәдә күрсәтелде. Татар бүлегенең 3нче курс студентлары көче белән шактый югары осталык дәрәҗәсендә әзерләнгән бу күренеш, кичәгә аеруча җылы төсмер бирде.

Якташларыбызның истәлекләрендә Якуб Зәнкиев бөек педагог, танылган язучы буларак кына түгел, иҗтимагый тормышыбызның рухи терәге булып торган җәмәгать эшлеклесе, олы җанлы, киң нечкә күңелле кеше, милләтебезнең иң зыялы шәхесе буларак та ачылды. Якуб ага үзенең тормышы, гражданлык позициясе, иҗади мирасы белән бүген дә милли үзаңыбызны үстерүгә зур йогынты ясый ала, тик киң җәмәгатьчелеккә, яшьләргә шуны җиткерә белергә генә кирәк, диелде.

Якуб Зәнкиев васыятьләрен үтибезме, аныңча яшибезме, милләт рухын ул теләгәнчә саклыйбызмы – менә бу сораулар тирәсендә фикер алышу остазыбызга кагылышлы истәлекләр белән гармоник рәвештә уралып барды. Һаман да шул таркаулык мәсьәләсенә дә кагылмый үтмәделәр якташларыбыз, милли йөзебезне саклап калу өчен зыялыларыбызның интеллектуаль көчләрен туплыйсы иде, дигән фикерләр көчле яңгырады. Урта яшьләргә җиткән милләтпәрвәр ир-егетләребез милли хәрәкәтнең сүнә баруы турында ачынып сөйләделәр, бердәнбер татар газетасы «Яңарыш»ны татарны бүгенге рухи йокысыннан уяту өчен «тешлерәк» булырга, актуаль проблемаларны кыюрак күтәреп яктыртырга чакырдылар.

Хәнисә Алишина Якуб Зәнкиев эшләгән Ялутор районының Аслана мәктәбе, язучының туган авылы Хуҗайланда (Иркутскида туган булса да, ул нәсел тамырлары тирән береккән җирдә утырган бу авылны туган авылы дип атый иде) -17 яшеннән укыта башлаган, гомеренең иң күп өлешен аның белән җитәкчелек итүгә багышлаган Хуҗайлан мәктәбе биналарына һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр яшәгән Тубыл шәһәренең Знаменский урамындагы йортка мемориаль такта беркетү үтенече белән хөкүмәт органнарына үз исеменнән мөрәҗәгать итүе турында хәбәр итте. Кичәдә катнашучылар аның тәкъдимен бертавыштан хупладылар.

Остазыбыз үрнәгендә милләткә хезмәт иткән һәр шәхескә тиешле хөрмәт күрсәтелсен иде, дигән фикерләр, милли үсеш хәрәкәтен җанландыруга бәйле изге теләкләр белән тмамланды Якуб Зәнкиев истәлегенә багышланган бу кичә.

news_right_1
news_right_2
news_bot