news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Төмән яшьләре татарча "Фатирник"ка җыелып, язны каршылаячак
Төмән шәһәренең Татар яшьләре берлеге өченче тапкыр, "Фатирник" кичәсе оештырып, татар яшьләрен берләштерә.
Скопировать ссылку
(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 22 апрельдә Төмән шәһәренең татар яшьләре чираттагы “Фатирник” кичәсенә җыела. Төмән өлкәсе Татар яшьләр берлеге рәисе Сәит Тусмөхәммәтов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына хәбәр иткәнчә, “Фатирник”ны алар, асылда, Казандагыча, Бөтендөнья татар яшьләре форумы үткәрә торган кичәгә охшатып оештыра.
“Казанда ул “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында уздырылса, безнең “Фатирник”та төп тема – язны каршы алуга багышланачак. Мондый кичке җыеннар татар яшьләрен берләштерергә ярдәм итә. Кичәдә гитарада уйныйлар, шигырьләр укыйлар, мәзәкләр сөйлиләр. Аралашу татар телендә бара”, – дип сөйли Сәит.
“Яшьләргә без гаиләдә кебек җылы мохит тудырырга тырышабыз. Заманча музыка, җанлы аралашу – барысы да яшьләр өчен. “Фатирник”та диварга экран да эләчәкбез, шулай итеп теләгән һәркем караоке җырлый ала”, – ди Төмән өлкәсе Татар яшьләр берлеге рәисе.
Төмәндә “Фатирник” инде өченче тапкыр уздырыла. Гадәттә, кичәгә 50-70 кеше җыела. Анда катнашыр өчен оештыручыларга алдан гариза җибәрергә кирәк. “Фатирник” сәхнәсендә беренче тапкыр халык алдына чыгып үз талантын күрсәтүчеләр дә, профессионаллар да чыгыш ясый.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot