news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмән урман янгыннары белән көрәшә

21 апрель көнне Төмән өлкәсе хөкүмәте урманнарга керүне чикләү турында 116 нчы санлы карар кабул итте, дип хәбәр итә өлкә хөкүмәте матбугат &

(Төмән, 4 май, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). 21 нче апрель көнне Төмән урманнарының өч урнынында янгын күтәрелде, шул минутлардан башлап, МЧС ның өлкә бүлеге һәм өлкә хөкүмәтенең урман комплексы департаменты барлык булган көчләрен янгын сүндерүгә юнәлдерде.
Быел янгыннар көтмәгәндә башланып, ешаеп китте, чөнки көннәр кинәт җылынды, һава температурасы бу вакыт өчен башка елларга караганда 10 градуска югары күтәрелеп, җирләр кардан тиз арынды, үләннәр бик тиз корып, кешеләрнең саксызлыгы аркасында янгын һәлакәтен тудырды.
Шушы көннәрдә генә 5248 гектар урман һәм урмансыз ачык җирләрнең 1321 гектар күләмендәге биләмәләренең 228 ноктасында янгын килеп чыккан. Янгынның төп чыганагы – былтыргы корган үләнне яндыру, урманда учак ягу я булмаса сүндерелмәгән папирос төпчеге ташлау, мәкерле уй белән янгын чыгаруылар да юк түгел икән. Янгыннан бигрәк тә Сладков, Сорокин, Абат, Түбән Тәүде, Яркәү Вагай, Тубыл районнарындагы урманнар зур зыян күргән.
Уттан бакчачылар хуҗалыклары да зур зыян күреп өлгерде. Төмән районының Салаер тракты тирәләрендә генә дә корган үләнне яндырудан килеп чыккан ут очкыннарын җил күз ачып йомганчы дүрт бакча җымгыятенә илтеп җиткерә, берничә дистә йорт янып юкка чыга. Нәкъ шушы көннәрдә янгын Төмәнннең Яңавыл бистәсендә бер ишегалдындагы ике йорт янып китте.
Янгынга каршы МЧС ның барлык техникасы гына түгел, коммуналь хуҗалыкларның су сиптерүче машиналары, корыган үләннән янгын чыгуга каршы профилактик чараларга Югары хәрби-инженерлык училищесының курсантлары җәлеп ителгән, янгынны кисәтү өчен маневрлы төркем оештырылган.
Янгынны кисәтү максатыннан урманга кергән аерым кешеләргә карата 1,5 мең сумнан башлап төрле күләмдә һәм юридик оешмалар өчен 30 мең штраф каралган, урманга зыян китерүчеләргә карата РФ Җинаятьләр Кодексының 261 нче маддәсе куллану, китерелгән зыянны түләтү каралган.
Өлкә матбугат чараларында өлкә губернаторы Владимир Якушевның гражданнарга янгыннан саклану гозере белән мөрәҗәгате чыкты. Ул мөрәҗәгатьтә: “Урманннарга керү вакытлыча чикләнә, янгын куркынычы көчәйгән көннәрдә бу - котылгысыз объектив чара. Урманнарга керми, елга буйларына чыкмый торыгыз, әйдәгез бергәләп саклыйк урманнарыбызны уттан!” – дигән сүзләр бар.


news_right_1
news_right_2
news_bot