news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән укучысы Дәүләт Сәйбаталов ушу буенче дөнья чемпионатында беренче урын алган

51 илдән килгән спортчылар арасында татар егете җиңеп чыккан.

(Казан, 04 ноябрь, "Татар-информ"). Болгариянең Бургас шәһәрендә спортның ушу төре буенча VI бөтендөнья беренчелегендә беренче һәм өченче урыннарны яулаган 11 яшьлек Дәүләт Марат улы Сәйбаталов турында Төмән татарларының "Яңарыш" газетасы яза.

Ярышта 51 илдән спортчылар катнашкан. Төмән шәһәреннән Россия мәдәнияте гимназиясенең 5 сыйныф укучысы  Дәүләт Марат улы Сәйбаталов ушу белән бик иртә шөгыльләнә башлаган. Соңгы елларда регионара, бөтенроссия бәйгеләрендә гел югары нәтиҗәләр күрсәткән яшь спортчының сәләтен күреп, җәй көне аны Мәскәүгә - милли команда җыелмасына чакыралар.

Биредә Дәүләт өчен генә түгел, барлык спортчыларга авыр сынаулар башлана. Чөнки Бургас шәһәрендә үтәчәк беренчелеккә барырга бер генә юллама бирелә. Шуңа кечкенә ялгыш хата җибәрү дә аның файдасына булмаячагын Дәүләт яхшы аңлый. Ушу спортчының җитез, сыгылмалы, түзем һәм көчле булуын таләп итүен ул кечкенәдән үк белә.

Улы турында Резидә ханым: “Дәүләт тумыштан ук җитди холыклы булды. Ушуга ул апасына ияреп йөри башлады. Кечерәк чагында әтисенең баш киеменә “күзләр” кисә дә, шуны киеп, шунда ук Ташбака ниндзяга «әйләнә» иде, ә кылыч вазифасын тузан суырткычның торбалары үтәде. Бервакыт 6 яшьлек Дәүләт беренче ярышы алдыннан йокыдан уянгач, тирән уйга калып: “Ничек инде мин шундый кечкенә килеш пьедесталның иң югары баскычына менәрмен икән?” – дип сорады. Менә шундый төп уйлы бала ул безнең Дәүләт”, - дип сөйләде.

Бер ярым айлык әзерлек үткәч, Дәүләт Бургас шәһәренә юл ала. Биредә ул гуньшу, ягъни таяк белән күнегүләр ясау категориясе буенча 17 спортчы арасында 1 урын яулый, ә чанцюань (озын йодрык) классик комплексы буенча 50 кеше арасында 3 урынга чыга.

Ярышлар турындагы кичерешләре белән бүлешеп Дәүләт: “Ушу батырларының беренче булып һөҗүм итмәүләре, ә бары үзләрен яклап сугышулары миңа ошый. Болгариядә чыгыш ясарга чыгучыларның үзләрен бик тыйнак тотулары мине сокландырды, әйтерсең, алар бөтенләй чемпион түгелләр. Мин халыкара ярышта беренче мәртәбә булганга, күбрәк Иран, Малайзия илләреннән килгән балалар чыгышларын күзәттем”, - дип әйтә.

Дәүләтнең тренеры Юрий Таныгин әйтүенчә, яшь буенча икенче “Кадетлар” төркемендә аңа югары дәрәҗәдәге әзерлеген яңадан күрсәтергә, дәлилләргә туры киләчәк.

Дәүләт укуда да үзен сынатмый. Аның иң яраткан фәне – математика дәресе. Спорт кына түгел, исап-хисапны да белергә кирәк шул, чөнки зурайгач, яшь чемпионыбыз архитектор булырга уйлый. Ул үзенең иң зур хыялы - дөньякүләм чемпион булу һәм кичләрен үзенең спорт клубында балаларны ушуга өйрәтү, дип әйтте.

"Дәүләтнең теләкләре фәрештәләр: ”Әмин” дигәндә әйтелгән булып, киләчәге бүгенгедәй гел уңышлы, бәхетле, имин булсын!", - дип яза басма. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100