news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Төмән-Тубыл татар җәмәгатьчелеге үтенеч белән югары даирәләргә мөрәҗәгать итә
Төмән-Тубыл җәмәгатьчелеге туган телләрне саклауга юнәлтелгән чаралар күрелүен таләп итеп Мөрәҗәгать юллады
Скопировать ссылку
(Төмән, 6 март, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Бу Мөрәҗәгать себер татарларының үз ана теле, милли үзенчәлекләре, тарихи ватанында үз территориясе булган аерым мөстәкыйль этнос икәнлеген исбатлаган галимнәр фикеренә, Россия Федерациясе халыкларының туган телләре турындагы кануннарына, җирле һәм азсанлы халыкларның телләрен яклаган Ауропа Хартиясенә, РФ Конституциясенә, Россиядә соңгы халыклар санын исәпкә алуда 10 меңләп себер татары теркәлгән булуга таянып, себер татарларының азсанлы җирле халык буларак үз туган телләрен торгызып үстерергә хаклы булуларын дәлилләп күрсәтүдән башланып китә.
Себер татарларының телен торгызу РФ Дәүләт Советының дәүләт мәгариф стандартыннан милли төбәк компонентын алып ташлау турындагы 309 нчы Кануны себер татарлары телен торгызуга да юлларны бикли, дип ризасызлык белдерелгән бу Мөрәҗәгатьтә. Шуннан чыгып, җәмәгатьчелек мәгариф дәүләт стандартына милли төбәк компонентын кайтару турында яңа канун кабул ителергә тиеш, дигән таләп куеп, милли-мәдәни компонентлы мәктәпләрдә туган телләрне саклап калу концепциясен эшләп чыгару тәкъдимен кертә.
Бу себер татарлары исеменнән дип күрсәтелгән Мөрәҗәгатькә Югра университеты профессоры Равил Вафеев, Тубыл тыюлык музее фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских, төбәк “Мирас” җәмгыяте җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова, Тубыл педагогия институты профессоры Флера Сәйфуллина, шул ук институтның доценты Клим Садыйков, Төбәк мәгарифен үстерү институты доценты Сания Насыйбуллина, өлкә татарлары Конгрессы аппараты җитәкчесе Гүзәл Тимканова һәм кайбер мәктәп директорлары кул куйган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot