Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төмән татарларының «Яңарыш» газетасы утыз еллыгын бәйрәм итә
«Милләтебезне, телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калыйк дип чаң сугабыз», - ди оештыручылар.
(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Бу көннәрдә Төмән өлкәсенең «Яшь буын» татар яшьләре оешмасы «Яңарыш» газетасының 30 еллыгы уңаеннан махсус төзелгән концерт программасы белән Ялутор шәһәрендә һәм Тубыл, Вагай районнарының сазъяк арты авылларында уңышлы чыгыш ясап кайтты. Бу турыда «Яңарыш» сайты хәбәр итте.
9 март көнне оешма җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрид Корманов үзенең иҗатташ дуслары белән Күкрәнде авылында концерт куйдылар.
«Авылларга алдан ук белдерүләр җибәрдек. Шуңа концертта укытучылар һәм укучыларның булачакларына бер дә шик булмады. Милләтебезне, телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калыйк дип чаң сугабыз да, әзер булганы белән дә куллана алмыйбыз. Болай да яшь буынны интернеттан „тартып чыгарып“ булмый», — дип сөйләде ул.
Ләчектә концерт кичке сәгать җидедә башланды. Тамаша карарга 3-4 яшьлек балалардан алып, 85 яшьлек әбиләргә хәтле килгәннәр иде. Фәрид Зәки улы ләчеклеләрне җылы сәламләп, кичә «Яңарыш”ның якынлашып килгән юбилеена багышланганын әйтте һәм газета алдыручыларны билгеләп, һәркемне газетага язылырга чакырды.
Экраннан «Яңарыш» газетасының тарихын чагылдырган фотослайдлар тәкъдим ителде. Тамашачылар газетаның башкарган хезмәте белән якыннан танышкан, актив хәбәрчеләр арасында танышларын күреп сөенгән. Җырчылар — Гөлфия Левкова, Фәрид Корманов, Роберт Сабиров, Лилия Шәрипова, Ленар Тульметов татар эстрада җырларын башкарган.
Икенче көнне иҗади төркем автобуска утырып Вагай районы, Усак авылына юл алдылар. Анда уңышлы чыгыш ясаганнан соң, үзләренең концерт программаларын Казанлы, Тугыз һәм Тубыл районының Вәчир, Ләңче авыллары тамашачыларына тәкъдим иттеләр, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз