news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән татарларының "Дуслык" ансамблендә катнашучылар татарлыгы белән горурланып яши

Х.Мирхәйдәров җитәкчелегендәге “Дуслык” ансамбле эшли башлауга тиздән 30 ел тула.

(Казан, 11 март, "Татар-информ"). Х.Мирхәйдәров җитәкчелегендәге “Дуслык” ансамбленең Төмән шәһәрендә эшләп китүенә тиздән 30 ел тула. Ансамбльдә даими катнашучыларның берсе Эльмира Абдразакова балаларга белем бирә, мин татар кызы, дип горурланып яши, дип яза Төмән татарларының “Яңарыш” сайты.

Эльмира Абдразакова Вагай районы, Карагай авылында туып-үскән. Тубыл педагогия институтын тәмамлап, 2001 елдан 2005 елга кадәр туган авылы Карагай мәктәбендә укыта. Аннары Төмән шәһәренә күчеп килгәч, 2нче, 6нчы мәктәпләрдә эшли һәм бүгенге көндә 92нче мәктәптә башлангыч сыйныфларны укыта. Ул балаларга татар телен дә өйрәтә. Теләге булганнар белән аерым шөгыльләнә. Алар шигырьләр ятлап, конкурсларда катнашалар. Мәсәлән, Олег Габделәхәтов нәфис сүз буенча үткән ел шигырь сөйләп I урынны, быел II урынны, Әминә Насирова “Күбәләк” җырын җырлап үткән ел һәм быел II урынны алган, диелгән әлеге хәбәрдә.

"Эльмира ханымның “Дуслык” ансамбле белән беренче тапкыр танышуы татар мәдәнияте көннәрендә “Төзүче” милләтләр мәдәнияте сараенда концертка барганда була. Шул көннән башлап, ансамбльдәгеләр белән бергә җырлап йөрү хыялы тынгылык бирми. Кечкенә чагыннан кыз җыр-моңга һәвәскәр булып үсә, мәктәптә концертларда катнаша. Чөнки аның әти-әнисе дә җырчылар булганнар. Ансамбльнең җитәкчеләре пар канатлы Хәкимҗан һәм Әсмабикә Мирхәйдәровлар аны ике куллап кабул итә", дип яза "Яңарыш" сайты.

Менә инде 11 ел Эльмира ханым тормышны ансамбльсез күз алдына да китерә алмый. Ике Мактау грамотасына лаек булган. Гаиләсендә кыз белән егет үсә, мәктәптә укыту да җиңел түгел, әмма бернигә карамыйча аның ансамбльгә йөрү теләге сүрелми, дип әйтелгән әлеге хәбәрдә.

Эльмира Абдразакова ансамбль җитәкчеләре турында фикерен әйткән. “Бик күп еллар буена “Дуслык” ансамблен җитәкләп килү зур сабырлык таләп итә. Елларның төрле вакытлары булды, бернинди кыенлыкларга карамастан, алар ансамбльгә көч, илһам, дәрт, яңа сулыш биреп, аны яшәтеп килделәр. Әсмабикә апа белән Хәкимҗан абый бик пар килгән парлар, икесе дә сабыр, акыллы, игътибарлы, кешенең хәленә керә беләләр. Утызлап кешене бергә туплап, таркатмыйча тотып тору өчен ниндидер аерым бер сыйфатларга ия булырга кирәк. Алар репетициягә килгән һәркемнең хәленә кереп, кайгы-шатлыкларны бергә бүлешәләр. Репетицияләрне үз өйләрендә ясаган вакытлар да булды. Алар кирәк чакта таләпчән, җитдиләр, ә болай бик гади, эчкерсез кешеләр. Ходаем аларны исәнлек-саулыктан аермасын. Ә бит алардан башка ансамбльнең булуы мөмкин түгел. Әле күптән түгел Тубыл районына концерт белән барып кайттык. Авылларда бигрәк тә җыр-моңга сусап калганнар, үзебезне рәхмәтләр әйтеп озатып, тагын килүебезне үтенеп калдылар”, - дип сөйләгән ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100