news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән татарлары Ямбай музеенда “Яз! Яз килә!” бәйрәме оештырган

Турай һәм Ямбай авылында яшәүче татар әбиләре белән 8 Март, Әмәл, Нәүрүз бәйрәмнәрен билгеләп, тарихларын искә төшерү өчен очрашу ясаганнар.

(Казан, 8 апрель, "Татар-информ"). 4 апрельдә Төмән татарлары Ямбай авылы музеенда “Яз! Яз килә!” бәйрәме оештырган. Бу турыда "Яңарыш" сайты хәбәр итте.

"Чараның максаты Турай һәм Ямбай авылында яшәүче татар әбиләре белән 8 Март, Әмәл, Нәүрүз бәйрәмнәрен билгеләп, тарихларын искә төшерү, халкыбызның кунакчыллык, тырышлык, сабырлык кебек иң уңай якларын күрсәтү, әйтем-мәкальләр, табышмакларын кабатлау һәм, әлбәттә, ял итеп, күңел ачу иде. Кунаклар өчен бай табын әзерләнгән, биредә татар милли ашларыннан бәлеш, коймак, бавырсак, пәрәмәч, кош теле һәм тагын күптөрле тәмле сыйлар бар иде", диелгән әлеге хәбәрдә.

Очрашуны музей хезмәткәрләре Халидә Садыйкова белән Әлфия Яминова оештырган, Халидә Садыйкова саф татар телендә алып барган. Кичә барышында Турай авылында яшәүче Фәүзия Кувшанова үзе язган шигырьләрне укыган. 1994 елда Венера Биктимирова җитәкчелегендә оештырылып, озак еллар өлкәдә гөрләп торган “Милли моңнар” халык җыр ансамбле җырчылары Мәрзия Сәләмова белән Рита Колчакова шул елларны искә төшереп, хатирәләр сөйләгән. Кичә барышында татар халык әйтем-мәкальләре, табышмаклар әйткәннәр, шигырьләр сөйләгәннәр.

Өлкәдә билгеле булган “Манцыл” җыр ансамбле җитәкчесе Илнара Рамазанова җырлаган. Аннан соң ул кулына баянын алган һәм һәркем аңа кушылган.

"Ике сәгатькә сузылган ял кичәсеннән кунаклар ял итеп, рухи яктан баеп, оештыручыларга рәхмәт белдереп өйләренә таралдылар", - дип хәбәр итә Рәүфә Кангазина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100