Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төмән татарлары ветераннар, сугыш еллары балалары өчен хәтер кичәсе уздырган
Алар каршында чыгыш ясаучы балалар татар һәм рус телләрендә сугыш елы җырларын җырлаган, шигырьләр сөйләгән.
(Казан, 13 май, "Татар-информ"). "Этнос” балалар үзәгендә сугыш, тыл ветераннары, сугыш еллары балалары өчен хәтер кичәсе узды, дип хәбәр итте Төмән татарларының "Яңарыш" сайты.
Кунакларны үзәкнең яңа директоры Гөлнара Сәгыйтова тәбрикләгән. “Күпме еллар үтсә дә, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, дәһшәтле сугыш буларак саклана. Без якташларыбызның батырлыклары белән горурланабыз, туган җирдән еракта башларын салган милләттәшләребезнең якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр”, - дигән ул.
Чарада шәһәр Думасы депутаты Динар Абукин, Төмән район татар милли-мәдәни автономиясе әгъзасы, җәмәгать эшлеклесе Хәмзә Биктимиров, үзәкне оештырган, озак еллар җитәкчесе булып эшләгән Венера Хәйруллина катнашып, тәбрикләү сүзләре белән чыгыш ясаган.
"Хөрмәтле тыл ветераннары өчен концертны үзәк хезмәткәрләре, мәктәп укучылары матур чыгышлары белән бизәделәр. Балалар татар һәм рус телләрендә сугыш елы җырлары, шигырьләр бүләк иттеләр. Өстәл артында утыручы кунаклар да аларга кушылып җырладылар. Балалар аларга үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Филология фәннәре кандидаты Мөнирә Хөснетдинова ветераннар хөрмәтенә җыр башкарды", дип яза Нәсимә Ташбулатова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз