Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Төмән татарлары Тугыз авылын су басканда зыян килгән мәчетне төзекләндерү өчен ярдәм җыя
2015 елда авылны су басып, мәчет тә су эчендә калган.
(Казан, 21 апрель, "Татар-информ"). 2015 елда Төмән өлкәсендә урнашкан Тугыз авылын су баса. Мәчет тә манарасына кадәр су астында кала. Хәзер аны кабат төзеп бетерү өчен ярдәм җыю игълан ителгән. Бу турыда "Яңарыш" сайты хәбәр итте.
"Себер киңлекләрендә урнашкан Тугыз авылы 2015 елда дөньяга танылды. Ул елны авылның 3/4 өлеше су астында калды. Су эченнән мәчетнең балкыган манарасының фотосурәте иң популяр булды. Төмән өлкәсе губернаторы шушы коточкыч афәтне үз күзләре белән карап киткәч, кирпечтән заманча мәчет һәм мәктәп төзетергә акча бүлеп бирде. Мәктәп бер елдан ачылды, мәчет дүрт ел дәвамында төзелде", диелгән бу хәбәрдә.
Хәзер мәчетнең эчке эшләрен төзекләндерергә, җиһазларга финанслар җитешми икән. "Авылдан чыккан егет-кызларыбыз бүген счет ачып, кулдан килгәнчә ярдәм итә. 2015 елда бердәм булып Тугыз авылы халкына ярдәм күрсәткәнне халык бүген дә онытмый, бик рәхмәтле. Яңа мәчетне төзекләндерергә дә кадерле милләттәшләребезгә хәлдән килгәнчә ярдәмегездән ташламагыз дип мөрәҗәгать итәбез", - дип яза Мөнирә Сәгыйдуллина.
- Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен телефон номеры: 8 904 498 39 98.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз