Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмән татарлары тормышына бер караш
Бибинур САБИРОВА
2014 нче ел Төмән өлкәсе татарлары өчен, төрле вакыйгаларга бай булуы белән бергә, авыр югалтулар да китерде.
Якташларыбызның күңелләрен күренекле шәхесләребезнең мәңгелеккә китеп барулары тетрәтте, шомлы уйларга салып сагайтты.
Җәйнең матур көннәрендә башланып киткән матәм рәтен үзенчәлекле моңлы көйләре, дәртле җырлары белән дан казанган һәвәскәр композитор һәм җырчы Рөстәм Русин башлап җибәрде. Аннан соң күп вакыт та үтмәде, Тубыл шәһәренең Себер татарлары мәдәният үзәге белән ике дистә ел җитәкчелек иткән, киң карашлы иҗади шәхес буларак танылган Сәфиулла Ильясов, аннан соң 90 нчы еллар башында татар милли үсеш хәрәкәтен башлап җибәрүчеләрнең берсе, «Сыбыр» Себер татарлары ассоциациясе президенты, әлеге оешманың дәвамы буларак оешкан өлкә Татар милли-мәдәни мохтәриятенең башкаручы мөдире вазифаларын үтәгәннән соң төзелеш ширкәте оештырып, аңа җитәкчелек иткән, соңгы елларда дингә килеп, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте вәкиллегенең рәисе буларак яңадан җәмәгать эшенә әйләнеп кайтып, иҗтимагый милли-дини үсеш хәрәкәтенә яңа сулыш өрү нияте белән яшәгән тарих фәннәре кандидаты Ильяс Рафиковны, медицина фәннәре докторы, Россиянең иң гыйлемле генетикларының беренче бишлегендә урын алган Төмән медицина академиясе профессоры, төбәк сәламәтлек саклау өлкәсендә җуелмас якты эзләр калдырган, һәр кешегә игътибарлы, ярдәмчел, ялкынлы йөрәкле җәмәгать эшлеклесе Әхәт Сабировны, милли җанлы, тынгысыз йөрәкле һәвәскәр шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Заһит Акбүләковны Төмән соңгы юлга озатты.
Җәмгыятьтә, алмаштырып булмаслык кеше юк, дигән фикер яшәсә дә, бу шәхесләрнең берсенә дә алмаш булырлык кеше күренми әлегә.
Өлкә татарлары конгрессы Ринат Насыйровның газиз улы Тимурның фиҗигале үлеме дә якташларыбыз күңеленә ачы сагыш булып ятты.
Нинди генә кайгы-хәсрәт килмәсен, күңел яраларын дәвалый-дәвалый, җәмгыятьтә тормыш дәвам итә, милли хәрәкәт тә үз юлыннан тайпылмый бара бирә. Милли-мәдәни мохтәрият өлкә Сабан туен, Татар мәдәнияте көннәрен былтыр да үз планыннан тайпылмый үткәрде. Өлкә татарлары конгрессы оештырып үткәргән Себер татарлары фольклор фестивале, «Себер йолдызы», "Татар егете» бәйгеләре милләт тормышын җанландырып, дәртләндереп үтте, ил күләмендә дә эзсез калмады. «Себер йолдызы» бәйгесендә призлы урыннар яулаган Алисә Арангулова Бөтенроссия «Татар кызы” бәйгесендә катнашып, “Биюче кыз” титулына, милли киемнәр буенча Эллина Сәгыйтова Халыкара дизайнерлар бәйгесендә 3 нче дәрәҗә дипломга ия булып кайттылар, яшьләребез арасында милләт өчен горурлык хисен көчәйттеләр.
Бөтенроссия фольклор фестивалендә катнашып, Өлкә татарлары конгрессы 100 меңлек грант яулады. Ул акчалар мәдәни үсешкә тотылды, шул исәптән Татарстан Мәдәният министрлыгы каршындагы традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова һәм җирле белгечләр ярдәмендә мәдәният хезмәткәрләре өчен семинар үткәрелде.
“Ак алфак” оешмасы Өлкә милли эшләр комитетының финанс ярдәме белән, берничә ел дәвамында әзерләгән “Минем әтием – иң әйбәт әти” бәйгесенең йомгаклау чарасын үткәрде. Төмән җирендә тамашачылар алдында гаилә кыйммәтләренең дини нигезен ачып күрсәткән беренче чара булды ул. Төбәк мәгарифен үстерү институты, өлкә мөселман хатын-кызлары берлеге Өлкә татарлары конгрессы һәм Төмән шәһәренең Татар мәдәният үзәге катнашы белән үткәрелде ул. Бу чара кысаларында һәвәскәр сәнгать сөючеләр һәм балалар көче белән әзерләнеп саф татар телендә күрсәтелгән “Гаиләмнең бер көне” мини-спектакль дә мәдәни тормышыбызда үзенә күрә бер яңалык иде. Тамашачылар күңелендә ул якты тәэсир калдырды . “Минем әтием – иң әйбәт әти” кысаларында үткәрелгән чаралар, омтылыш, теләк булганда, берләшү мөмкин икәнлекне дә исбатлап күрсәтте.
Фән өлкәсендәге уңышлар да сизелерлек булды.
Төмән дәүләт университеты каршында профессор Хәнисә Алишина җитәкчелегендә үткән быелгы 17 нче Булат Сөләйманов укуларында катнашкан чыгышлар саллы җыентык булып дөнья күрде.
Өлкә фәнни китапханә нигезендә әзерләнгән "Себер татарлары. XVIII гасыр - 2013 ел" библиографик күрсәткече 450 битле саллы җыентык булып дөньяга чыкты. Аны төзүчеләр: Асия Сәйфуллина (өлкә фәнни китапханәсенең элекке мөдир урынбасары), Гөлнур Әхмәтова (өлкә фәнни китапханәнең ветеран хезмәткәре), Рифкать Насыйбуллин (Милли эшләр комитеты хезмәткәре, өлкә фәнни китапханә каршындагы элекке төрки халыклар китаплары бүлеге мөдире, ул бүлек инде ябылган). Бу библиографик күрсәткеч Төмән, Омск, Новосибирск, Томск өлкәләрендә яшәүче себер татарларына багышлаган.
Шактый еллар дәвамында Төмән мәдәният һәм сәнгать институтында укыткан белгеч, җәмәгать эшлеклесе, Өлкә татарлары конгрессының мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалованың “Празднично- обрядовая культура народов Тюменской области” дип аталган монографиясенең 2 нче томы бастырылды. Авторның бу хезмәтендә Төмән өлкәсендә яшәүче халыклар мәдәниятләре теоретик һәм гамәли кулланышы якларыннан тикшереп каралган.
Мәгариф хезмәткәрләренең, укытучыларның җанлы иҗади эше дәвам итте. Татар теле буенча традициягә әверелгән өлкә олимпиадасы үткәрелде, җиңүчеләр Бөтенроссия олимпиадасында катнашып та үзләрен сынатмадылар. Күптән түгел үткәрелгән Төбәкара фәнни-гамәли конференциянең бер канаты татар телен мәктәпләрдә укытуны камилләштерүгә багышланган иде. Бу конференция төбәк татар теле укытучыларының гүзәл тәҗрибә үрнәкләре белән таныштырды, алга таба укытучылар хезмәтенә яңа импульс, ышаныч һәм дәрт өстәде. Татарстан Республикасыннан Казан федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин җиткәчелегендә килгән 5 кешелек делегация әлеге конференциянең фәнни юнәлешен көчәйтте, инновацион технологияләр белән баетты.
Төбәгебезнең дини җәмгыятендә дә тарихка кереп калырлык уңышлар булды, шаулы ыгы-зыгыларга да бай булды бу ел. Тубыл шәһәрендә ике ел дәвамында төзелгән яңа Җәмигъ мәчетнең ишекләре зур тантана рәвнешендә ачылды. Анда Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин катнашты, Татарстан белән төбәк диния нәзарәтләре арасында хезмәттәшлек килешүе кабул ителде.
Мөселман хатын-кызлар берлеге оешты, милли хәрәкәттә күп еллар актив катнашкан Эльза Латфуллина сайланды. Галимҗан хәзрәт җитәкчелегендәге Төмән Җәмигъ мәчете каршында кызлар өчен якшәмбе мәктәбе торгызылды, бу эшне ике улы Мәдинә Ислам университетында белем алып кайткан Рәүфә Мәчитова җанландырып җибәрде.
Өлкә мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттан тыш корылтаенда бу идарәне оештырып, аның белән 22 ел дәвамында җитәкчелек иткән Галимҗан хәзрәт вазифасыннан китүен игълан итте, өлкә Диния нәзарәтенә җитәкче итеп Төмән районының Каскара мәчетендә имам булып торган Зиннәт хәзрәт Садыйков сайланды. Төмән җирендә эшләп килгән өч Диния нәзарәте: өлкә мөселманнары Диния нәзарәте (җитәчесе Зиннәт хәзрәт Садыйков), Россиянең Үзәк диния нәзарәте вәкиллеге (җитәкчесе Илдар хәзрәт Җиһаншин), Россиянең Азия өлеше диния нәзарәте вәкиллеге (җитәкчесе Фатыйх хәзрәт Гарифуллин), үзара хезмәттәшлек итү нияте белән, Координацион шура оештырды. Өч Диния нәзарәте катнашы белән имамнар өчен семинар оештырылды, Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре үткәрелде.
Тик халык арасында бер сорау җавапсыз калды: элегрәк кем комачаулап торды икән соң бер төбәктә эшләгән өч диния нәзарәтенә берләшергә? Берләшү күптән көтелгән иде, әгәр берләшү изге ният нигезендә гамәлгә ашырылган булса, уңай нәтиҗә бирми калмас, тик сәяси уеннар гына булып калмасын иде берләшү күренешләре, дигән фикер тумый калмады биредәге мөселманнар арасында.
Өлкә милли эшләр комитеты һәм хакимият җитәкчеләре катнашы белән Ислам диненә, аның төбәгебездә торышына багышланган түгәрәк өстәлләр, конференцияләр электән үткәрелеп киленде, даими үткәрелеп торылачак та.
Мәгариф, мәдәният, дин өлкәләрендә үткәрелгән чаралар бик күп булды, аларның барсын да санап чыгуның кирәге юк, иң әһәмиятлеләре генә бу язмада телгә алынды.
Төрледән-төрле чаралар бик күп үткәрелгән булса да, бер ел дәвамында үтелгән юлга борылып караганнан соң, шундый сорау тумый калмый: барлык үткәрелгән чаралар да көтелгән уңай нәтиҗәне бирдеме? Әлбәттә, бу сорауга беркатлы гына җавап бирү мөмкин түгел.
Еллар буе телдән төшмәгән таркаулык мәсьәләсе быел да уңай хәл ителмәде. Һәр оешма үзенчә, үз планы буенча хәрәкәт итте, үз эшеннән канәгать булып калды, үткәрелгән исәпсез чараларга карап, милли үсеш хәрәкәтебез гөрләп алга бара, дип әйтүчеләр дә юк түгел. Әмма, төптән караганда, үткәрелгән барлык чаралар да милли идеягә хезмәт итте дип әйтеп булмый. Киресенчә, татар җәмәгатьчелегендә шул ук таркаулык хөкем сөрде, татар җәмгыятенең төркемнәргә, кланнарга бүленгән булуы, һәр кланның башка төркемнәр белән килешелмәгән үз эш планы буенча гына эш итүе, үз лидеры фикерен генә тануы бу елда да ачык күренеп торды, милләттәшләребезне берләштерергә сәләтле лидер калкып чыкмады.
Татар җәмәгатьчелегенең төп бер милли идеягә таянып эшләмәве сәбәпле туган телне саклау, үстерү юнәлешендә алга китеш күренмәде, киресенчә, ассимиляция процессының тизләшүе сизелеп торды. Туган телне саклау юнәлешендә фәкать татар этномәдәни компонентлы мәктәпләр генә эшләде, җәмәгатьчелек исә бу мәсьәләгә карата битарафлык күрсәтүен дәвам итте. Татарлар өчен мәдәни чаралар башлыча урыс телендә алып барылды. Татар мәдәният үзәгендә татар балалары өчен әле генә булып үткән Яңа ел бәйрәме дә урысча үтте, дигән хәбәр килеп җитте. Татар иҗтимагый хәрәкәте туган телне саклау проблемалары белән кызыксынмады да. Күп кенә татар авылларында мәктәп булмау, аларның балалары урыс мәктәпләренә йөртелеп укытылу сәбәпле татар балаларының 70 проценттан артыгы туган телне өйрәнүдән мәхрүм булып кала бирде. Татар телен 1 нче сыйныфтан башлап укыту мөмкинлеге булуга карамастан, этномәдәни компонентлы мәктәпләрнең күпчелеге туган телгә чит телгә караган кебек карап, аны 2 нче сыйныфтан башлап кына укытуны дәвам иттерде, шартлыча булса да татар мәктәпләре дип аталаган мәктәпләр дин мәдәниятләре нигезләре дигән курстан “Ислам дине мәдәнияте нигезләре” дигән модульне алып барудан курыктылар, дөнья этикасы модулен сайлап алдылар. Югыйсә, мәктәпләрдә дөнья халыклары этикасы барлык тәрбияви чараларда урын ала, электән шулай бара да ул. Шулай итеп, дәүләт тарафыннан балаларны тәрбия итүдә үз динебез рухын нигез итеп алу мөмкинлегеннән үзебез баш тарттык дияргә була. Татар җәмәгатьчелеген бу мәсьәлә дә борчымады. «Төмән шәһәренең «Этнос» үзәгенә яңа җитәкче килгәч, балалар бакчаларында татар теле дәрес-шөгыльләре туктатылды, Ислам дине культурасы нигезендә тәрбия, мәктәпкә әзерлек алган “Әхлак” төркеме ябылды. “Хикмәт” гәзите бу турыда хәбәр итеп караса да, җәмәгатьчелекнең шуңа исе дә китмәде.
Татар авылларында ана теле белән телләре ачылган балаларга белем бирүне, тәрбияләүне мәктәп ишеген атлап кергән көннән башлап алар белмәгән урыс телендә башлап җибәрү үзе үк педагогика, психология фәннәреннән тайпылу, балалар психологиясенә зыян китерү икәнлекне мәктәп җитәкчеләренең, ата-аналарның аңламавы - кызганычлы хәл. Туган телнең нигезен җимереп, аны 2 нче сыйныфтан башлап укыту, әлбәттә, балаларда ана теленә карата мәхәббәт тәрбияләү мөмкинлегеннән мәхрүм итеп кенә калмыйча, аны чит тел итеп кабул итүгә этәрде, татар теле укытучыларының эшен катлауландырды, туган телнең абруен төшерде. Шулай итеп, иҗтимагый тормышта ана теленең дәрәҗәсе төшүе нәтиҗәсендә, балаларына туган телне укытудан баш тарткан ата-аналарның саны тагын да артты.
Татар мәгълүмат чараларына килгәндә, аларның саны соңгы елларда артты (быел 25 елын тутырачак “Яңарыш” гәзите, торгызылганнан соң 3 ел дәвамында чыгып килгән рухи-мәгърифәти «Хикмәт» гәзите, «Очрашулар» һәм «Яңа сулыш» телевизион тапшырулары, “Дусларга сукмак” радио тапшыруы, “Татар радиосы”) – бу бик сөенечле күренеш. Чынлап та, җирле хакимиятнең финанс ярдәмендә шулкадәр татар мәгълүмат чарасы, Татарстанны исәпкә алмаганда, башка төбәкләрдә юк бугай. Аның өстенә, татар тормышын яктыртучы Өлкә татарлары конгрессының интернет-сайты да бар.
Шулай булуга карамастан, төбәгебездә татарлар арасында милли үзаң үсүгә юл алмый, сүнгәннән-сүнә генә бара. Димәк, милли үзаңны үстерү бурычын милли татар мәгълүмат чаралары да тиешенчә үти алмады, аларның күпчелегендә халкыбызга мәгълүмат бирү бер яклы гына барды, дип әйтү һич ялган булмас шикелле. Уңышларны, мәдәни чараларны уңай яктан гына күрсәтү, күңел ачу чаралары белән соклану өстенлек алды мәгълүмат чараларында. Болай эшләү татарларны бишеккә салып йоклатуга тиң, дип әйтергә була. “Хикмәт” гәзитеннән гайре, бер мәгълүмат чарасы да милләт язмышына бәйле проблемаларны күтәреп чыкмады, вәзгыятькә анализ ясамады. «Хикмәт» гәзите киләчәктә дә бу юнәлешне дәвам итәр дип әйтүе кыен, чөнки аның мөхәррире, редакция составы алмашынды.
Шуны искәртеп үтү дә артык булмас: "Хикмәт" битләрендә еллар буе хәл ителми килгән проблемаларны күтәрүгә, төбәктәге вәзгыятькә объектив анализ бирүгә карата идарә органнары тарафыннан ризасызлык, каршылык күрсәтү, кисәтү булмады, ә дөреслекне яратмаган үз милләттәшләребез ягыннан ризасызлык кына түгел, протест белдерүчеләр дә табылды.
Татар журналистлары клубы оешты оешуын, әмма ул берләшмә дә милли яшәешкә, милләт үсешенә бәйле проблемнарны уртага салып карарга җыенмый кебек, әлегә аның киләчәккә планнарының үзәгендә үзара ярышлар, юбилейлар әзерләп үткәрү генә каралган.
Өлкә татарлары конгессы татар яшьләре өчен төрледән-төрле чаралар үткәрә, андый чаралар яшьләрне туплап, аларда милли үзаңны тәрбияләүгә этәргеч бирсә дә, татар яшьләре күңелендә милләтебез киләчәген кайгырту хисе уянмаган әле, Татар яшьләре берлеге җитәкчесенең әйтүенә караганда, аларның барлык чаралары үзара аралашу, танышу, күңел ачуга юнәлтелгән.
Иң четерекле мәсьәләләрнең берсе – себер татарларының аерым халык статусына ирешә алмавыдыр, мөгаен. Моңа тоткарлык ясауда гаепсезләрне гаепләп, ике этник төркем (себер татарлары белән казан татарлары) арасына чөй кагу туктатылмады. Идел буе татарлары белән себер татарлары арасында бернинди уртаклык юк, әдәби тел безгә көчләп тагылган, мәктәпләрдә себертатар теле укытылырга тиеш, дигән идеологиянең фәнни нигезе булмау гына түгел, себер-татар теленең дәреслекләре генә дә булмаган хәлдә ул хәрәкәтнең гомумтатар әдәби телне инкарь итүе, себертатар теле белән әдәби телнең бердәмлеген саклау мәсьәләсен, аның кирәклеген игътибарсыз калдыруы нәтиҗәсендә килеп чыккан проблемалар туган телне үстерүдә бер тоткарлык булып кына тора.
Өлкә мәдәният үзәге ябылганнан бирле, әлегә кадәр үзәк методик хезмәт күрсәтү учреждениесе оештырылмау сәбәпле, авыллардагы мәдәният хезмәткәрләренә ярдәм җитешмәде, милли мәдәният һәм сәнгать үзешчәнлек дәрәҗәсендә кала бирә. Ярый әле Фәрит Хәкимов, системалы рәвештә, Татарстаннан сәнгать осталары гастрольләрен оештырып алып бара, алар безнең иҗади төркемнәргә үрнәк өлгесе булып тора.
Гомумән, әлегә кадәр төбәк татарларын үстерү буенча комплекслы программа булдырылмады, андый программасыз алга таба уңышлы үсешне тәэмин итү мөмкин була алмый. 90 нчы елллар уртасында Әхтәм Каюмов белән Ильяс Рафиков җитәкләгән өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәрияте төзеп кабул иткән шактый дәрәҗәдә тулы булган үсеш программасы гамәлдән күптән инде төшеп калды. Фәрит Хәкимовның үзе төзегән комплекслы татар мәдәниятен үстерү буенча комплекслы программасы да гамәлгә кертелмәде, чөнки аның өчен үзәкләштерелгән татар мәдәнияте учреждениесен торгызу кирәк иде, ә ул торгызылмый. Мондый җитди мәсьәләләрне хакимият органнары алдында күтәреп хәл итү өчен иҗтимагый хәрәкәтнең көчле бер оешма булып берләшүе кирәк иде, ә берләшү мөмкин булмады.
Читтән караганда, дин өлкәсендә зур үзгәрешләр булды, дибез, әмма ул үзгәрешләр дин рухын югары күтәрде, дип әйтү дөрес булмас иде. Ыгы-зыгылар китереп чыгарган үзгәрешләрнең күбесе мөселманнарның бер-берләре өстеннән югары органнарга шикаятьләр яудырып торулары нәтиҗәсендә булды. Кемдер өстеннән яла язылган хатларга авылдан-авылга, өйдән-өйгә йөреп имзалар җыюлар мөселманнар әхлагына тап төшереп, андый ялаларга имза куйганнарны гөнаһка батырып кына калмады, кешеләр арасында гайбәт, коткы таратып, халыкны шомлы уйларга салды, аның киләчәккә, изгелеккә ышанычын какшатты, таркаулыкны көчәйтте.
Дин өлкәсендәге әнә шул шау-шуларның “традицион Ислам” белән “ваһһабчылык” төшенчәләрен дөрес аңламаган, диннән ерак торган, бисмилласын да әйтә белмәгән җәмәгать вәкилләренең дин эшләренә тыгылулары нәтиҗәсендә килеп чыгуы беркем өчен дә сер булып калмады. Шундый буталчыклыклар нәтиҗәсендә, гаепсез кешеләрне Ислам радикализмында гаепләп рәнҗетүләр, чит ислам илләрендә югары дини белем алып кайткан гыйлемле, иманлы егетләребезне радикализм таратуда шикләнеп, аларны читкә тибәрергә тырышулар төбәгебездә динебезне ныгытуга, гыйлемлелекне арттыруга хезмәт итмәде. Ислам дини уку йортын ачу мәсьәләсе дә хәл ителми калды.
Менә шуның нәтиҗәсендә асыл динебезне күңел ачу чарасына әверелдерергә тырышу белән бәйле гамәлләр көчәеп кенә бара бүгенге көндә. Бу җәһәттән танылган җәмәгать эшлеклесе, төбәк татарларының танылган лидеры Әхтәм Каюмовның 2000 нче елда әйткән сүзләре истән чыкмый: “Хәзерге вакытта безнең төбәктә динебезнең үсеше, мәдәният үсешенә караганда, күпкә югары”, - дигән иде ул аның белән “Хикмәт” гәзите оештырган бер әңгәмәдә. Хәзер инде алай әйтеп булмый. Киресенчә, Ислам фәлсәфәсенең милли мәдәнияткә һәм сәнгатькә үтеп керүенә юллар ачылмаса да, динне “мәдәниләштерү”, ягъни динне күңел ачу чарасына якынлаштыру омтылышы көчәя бара бүген. Мисал өчен дини бәйрәмнәрне Коръәне-Кәрим аятьләрен яңгыратып укуны тыпырдап биеп башкарылган җыр такмаклары белән аралаштырып алып баруларны, Казакъстан җирләренә барып каберләргә табынганнан соң, “өченче күзләре” ачылган кеше дәвалаучы шарлатаннарны, үзебездә астаналарга тыбынып “кече хаҗ” кылырга өндәүчеләрне искә алу да җитә торгандыр. Мондый гамәлләр өлкән буын кешеләренең җаннарын тетрәтми калмый, ә инде андый күренешләргә дин таләбеннән чыгып дөрес аңлатма бирсәң, сине җиңел генә экстремистик ваһһабчылыкта гаепләп оран салучылар да бар бүген.
Шулай да, халыкның саф акылы томаланмаган әле. Ниһаять, халкыбыз битарафлык йокысыннан уянып үз сүзен әйтер әле, милли идея тирәсендә берләшеп, вәзгыятьне сәламәтләндерү юлына басар, дип ышанасы килә. Ышанырга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз