news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмән татарлары "Тормыш мизгелләре" концертын карады

Гармунчы, җырчы, берничә ансамбль җитәкчесе Илнара Рамазанованың иҗат кичәсе булган.

(Казан, 7 май, "Татар-информ"). 29 апрельдә Төмән районы Ямбай авылы, 30 апрельдә Талымхан мәдәният йортында гармунчы, җырчы, берничә ансамбль җитәкчесе Илнара Рамазанова тамашачылары белән очрашып, "Тормыш мизгелләре" иҗади кичәсендә концертын тәкъдим иткән. Бу турыда Төмән татарларының "Яңарыш" сайты хәбәр итә.

Кичәдә Илнара Рамазанова җитәкләгән биш вокал, өч фольклор һәм гаилә ансамбльләре җыр-биюгә, уен коралларында уйнарга осталыкларын күрсәткән.

"Аларга иҗади уңышлар теләп, “Фольклор” өлкә фестивале авторы һәм проектны әйдәп баручы Вәлимә Ташкалова, район татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Альберт Алтынгузин, җәмәгать эшлеклесе Артек Әхтәмов, укытучылар, укучылары һәм авыл халкы чыгыш ясадылар. Илнара Рамазанова әнисенә, бергә эшләгән хезмәттәшләренә, ярдәмчеләренә үзенең олы рәхмәтен белдерде", дип яза Рәүфә Кангазина.

news_right_1
news_right_2
news_bot