news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән татарлары “Таң йолдызы” бәйгесе оештырды

Фестивальдә Каскара, Ямбай, Индрәй, Боровский, Муллаш, Салаир, Шыкча, Червишево (Акъяр шунда ук), Новотармански иҗат коллективлары катнашкан.

(Казан, 14 февраль, "Татар-информ"). 6-11 февраль көнне, татар мәдәнияте көннәре кысасында, Төмән районы, Каскара авылы мәдәният йортында Төмән районы мәдәният идарәсе, район татар милли-мәдәни автономиясе һәм “Юность” мәдәният һәм ял үзәге тарафыннан район балалар һәм өлкәннәр үзешчән сәнгать коллективларының “Таң йолдызы-2018” балалар иҗаты, “Халык сәнгате” һәм “Фольклор”, “Уйна, гармун!” фестивальләренең смотр-конкурслары оештырылды. Бу турыда "Яңарыш" сайты хәбәр итә.

Чараны алып баручылар - Ямбай мәдәният йорты хезмәткәре Гөлфия Әмирова һәм Талымхан мәдәният йорты мөдире Раиф Сабиров сәхнәгә хөрмәтле кунакларны: өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин, Төмән районы башлыгы урынбасары Ольга Зимина, район татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Альберт Алтынгузин, өлкә мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйковны чакырган. Алар катнашучыларны, килгән халыкны бәйрәм белән котлап, катнашучыларга уңышлар теләгән.

"Әлеге бәйгедә балалар бик теләп катнашалар. Алар “Вокал”, “Хореография”, “Фольклор”, “Инструменталь башкару”, “Нәфис сүз”, “Театраль сәхнә”, “Декоратив-кулланма һәм сынлы сәнгать” номинацияләре буенча көч сынаштылар. Фойеда сәләтле балаларның декоратив-кулланма сәнгате буенча күргәзмә дә оештырылган иде", диелә әлеге хәбәрдә.

Бәйгедә жюри әгъзалары катаншучыларның чыгышларын 7 номинация буенча бәяләгән. Фестивальдә Каскара, Ямбай, Индрәй, Боровский, Муллаш, Салаир, Шыкча, Червишево (Акъяр шунда ук), Новотарманск хакимиятләреннән иҗат коллективлары катнашкан. 

Җиңүчеләрнең исемнәрен 25 февраль көнне Каскара мәдәният йортында үтәчәк Гала концертта игълан итәчәкләр.

3 мартта сайлап алу турында беренче урын алучылар өлкә гала-концертта үзләрен тагын бер кат күрсәтәчәкләр һәм “Фольклор” буенча җиңүчеләр узачак YIII өлкә фольклор фестивалендә чыгыш ясаячаклар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100