news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмән татарлары Шәҗәрә бәйрәме оештырган

Бәйрәмдә Төмән районының Турай авылында яшәүче Айнуллиннар нәселе белән танышканнар.

(Казан, 3 март, "Татар-информ"). Төмәндә “Төзүче” милләтләр мәдәниятләре йортында Шәҗәрә бәйрәме узган. Йортның татар бүлеге җитәкчесе Гөлнара Кәримова бу юлы горурланырлык тарихлары булган, борынгы нәсел тармакларын барлаучы үрнәк гаиләләрне өйрәнгән. Бу турыда Төмән татарларының "Яңарыш" сайты хәбәр итә.

Төмән районының Турай авылында яшәүче Айнуллиннар нәселе белән танышканнар. Нәселнең дәвамчыларын бүгенге чарага әзерләүче, барлаучы Ания Алтынгузина күп тырышлык куйган. Эзләнү чорында җиде буын бабаларына кадәр табып, зур нәсел агачларын ясатканнар. 

"Бәйрәмдә нәселнең яшьләре шәҗәрәнең әһәмияте, кирәклеге турында сөйләделәр, аннары бергәләшеп дуслык, туганлык турында җыр башкардылар. Аларны “Әхтәмүшки” халык җыр ансамбле (җитәкчесе Әхтәм Назыйров), “Әмәл” себертатар ансамбле дә матур җырлары белән тәбрикләп киттеләр. Кичәне Себер татарлары телендә Клара Кучковская һәм оныгы Максим алып бардылар", диелә әлеге хәбәрдә.

Соңыннан эксперт комиссиясе әгъзалары Әмир хәзрәт Балдин һәм педагогия фәннәре кандидаты Ольга Бакиева уңай фикерләрен, туганлык җепләрен барлауның матур үрнәк булуын әйткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot