news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән татарлары себер татар теле һәм мәдәнияте көне оештырган

"Сандугач”, “Саз”, “Пышны”, “Умай” һәм “Әмәл” фольклор ансамбльләре себер татар халык җырларын, төйдереп биюләрен башкарган.

(Казан, 3 декабрь, "Татар-информ"). 24 ноябрь көнне Төмән өлкәсенең Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә себер татар теле һәм мәдәнияте көне оештырганнар. Бу турыда "Яңарыш" сайты хәбәр итте.

Өлкәнең төрле почмакларыннан милләтебез язмышына битараф булмаган күренекле галим-галимәләр, мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре, җәмәгать эшлеклеләре  җыелган чара Төмән шәһәр себер татарлары автономиясе җитәкчелегендә милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә себер татар һәм өлкә татар милли-мәдәни автономияләре, өлкә татар Конгрессы, Төмән шәһәр татар мәдәният үзәге ярдәме белән оештырылган.

"Чара Ямбай авыл музее мөдире Венера Латыйпова әзерләгән “Себер татарларының көнкүреше һәм мәдәнияте тарихы” дигән күргәзмә белән таныштырудан башланып китте. Концертлар залына кереп урнашкач, Булат Сөләйманов сүзләренә иҗат ителгән “Себер Гимны” яңгырады, аны халык аягүрә басып тыңлады. Җырчы, фольклорчы Луиза Сөрмәтова моңлы тавышы белән башкарган “Пурехан дастаны” тамашачы күңеленең иң нечкә кылларын тибрәндерде", дип яза Рәүфә Кангазина.

Филология фәннәре докторы, профессор Хәнисә Алишина “Мин һәрвакыт өч теллелекне яклыйм – әдәби татар, себер татар һәм рус теле. Без аларның өчесен дә яхшы белергә тиешбез. Ә себер татар телен саклау, үстерү - төп максатыбыз”, - дигән.

Чарада шагыйрә Клара Кучковскаяның себер татар телендә чыккан “Сагыну” китабын тәкъдим иткәннәр. Рамил Азанов себер татарларының тарихын, телен, мәдәниятен белсеннәр, өйрәнсеннәр дигән максат белән, Төмән ханлыгының башкаласы Чимги-Тура юллары буйлап квест уены оештырырга әзерләнүен сөйләп китте. Аннары кунакларны үзәкнең беренче катына чакырып, «Себер татарларының милли ризыклары» дигән күргәзмә белән таныштырып, тәмле чәй белән сыйладылар.

Бәйрәмнең “Уцак янынта” дип аталган бүлегендә өлкәдә генә түгел, чит регионнарда танылган - “Сандугач”, “Саз”, “Пышны”, “Умай” һәм “Әмәл” фольклор ансамбльләре себер татар халык җырларын, төйдереп биюләрен башкарып, тамашачылар белән төрле уеннар оештырдылар, дип яза Рәүфә Кангазина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100