Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төмән татарлары мохтаҗларга азык-төлек өләшә башлады
Аслана авылында гуманитар акция оештырганнар.
(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Төмән өлкәсенең Аслана авылында әби-бабайларга һәм авыр хәлдә калган 26 гаиләгә азык-төлек җыелмасы тапшырдылар. Бу турыда «Яңарыш» сайты хәбәр итте.
Аслана авылында туып-үскән Рузилә Яхина җитәкчелегендәге «Стройдар» компаниясенең төп эшчәнлеге — агач һәм төзелеш материаллары, санитар-техник җайланмаларны күпләп сату. Ләкин илебездә барган карантин сәбәпле, биредә дә эш тукталды. Рузилә Яхина волонтерлар һәм картлар, мохтаҗларга ярдәм күрсәтүчеләр хәрәкәтенә кушылып, үзенең туган авылында гуманитар акция оештырды.
Равилә Сирачева кызының игелекле эшен хуплады. Ул коронавирус йоктыру куркынычы янау сәбәпле үз-үзеңне изоляцияләү режимында утырырга мәҗбүр булган өлкән яшьтәге авылдашларына «ярдәм пакетлар»ын өйләренә алып барырга булышты.
Аслана авылында яшәүче Фәүзия һәм Фәйзрахман Бакиевлар да С. Киров исемендәге колхозның данлыклы шоферы Йолдыз Мөхәммәдиевның оныгыннан шундый кайгыртучан бүләк алгач, бик тә сөенеп, чиксез рәхмәтләрен белдерделәр, диелә хәбәрдә.
«Рузилә Илгиз кызы — авылыбызның горурлыгы. Ул Аслана урта мәктәбен алтын медаль, аннары Төмән нефть һәм газ университетын Кызыл диплом белән тәмамлады. Тормыш иптәше Дамир Яхин белән тату гомер итеп, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Әлеге хәйрия акциясен оештыручыларга ныклы сәламәтлек, озын гомер, аларның гаиләләренә иминлек телибез», — диделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз