news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән татарлары Мәүлидне Кырымда хан мәчетендә бәйрәм иткән

Төмән шәһәреннән Фатыйх хәзрәт Гарифуллин Кырымга сәяхәте турында яза.

Төмән татарлары Мәүлидне Кырымда хан мәчетендә бәйрәм иткән
http://yanarish72.ru

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Төмән татарларының «Яңарыш» сайтында Төмән шәһәреннән Фатыйх хәзрәт Гарифуллин язмасы чыкты.

Рабигуль-әүвәл — Мәүлид ән — Нәби — сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) нең туган ае, көннәрендә якын дустым — Мөдәрис Шәрифулла улы Юлдашев белән ерак сәфәрдә — Кырым ярымутравының Евпатория шәһәре мәчетендә оештырылган Мәүлид бәйрәмендә катнашу бәхетенә ирештек.

«Җомга җәми» хан мәчете 1552 елда Дәүләт Гәрәй I хан дәверендә Кара диңгез буйларында барлыкка килә. Мәчет төзелеше Бөек Сөләйман патша — Төркия солтанының баш архитекторы Синан тарафыннан төзелә. Ошбу, искитәрлек матур, сокланырлык Аллаһ йорты бүгенге көндә бөтен шәһәргә нур сибеп, аны бизәп кенә тора.

Ул гына да түгел, Бахчасарайга да барып, сәяхәт кылып кайттык. Ә инде, җомга намазын Симферополь шәһәре — Кәбир җомга мәчетендә укыдык, ул да шул ук заманда — 1508 елда салынган. Монда хәзер Кырым мөселманнарының Дини идарәсе урнашкан.

«Аллаһы Тәгалә һәм Аның фәрештәләре пәйгамбәрегезгә салаватлар әйтә, сез дә, иман китергән бәндәләр, пәйгамбәрегезгә салават һәм сәламнәр әйтегез» диелә. Коръән тәфсире. (33:56).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100