news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән татарлары “Искиткеч әби” бәйгесе оештырган

Әбиләр балан, мүк җиләге бәлеше, кош теле, җепләр һәм сәйлән белән чигеп ясалган картиналар, бәйләнгән оекбаш-биялиләр алып килгән.

(Казан, 3 апрель, "Татар-информ"). Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә “Искиткеч әби” бәйгесе узган. Бу турыда "Яңарыш" сайты хәбәр итте.

"Әбиләр дүрт номинация буенча ярышып, үзләренең аш-суга, кул эшләренә осталыкларын күрсәттеләр. Жюри игътибарына Яркәү районы, Тәүде авылыннан килгән Мөслимә Сулагаева балан һәм мүк җиләге бәлеше, кечкенә ыргак белән бәйләгән өстәл җәймәләре, чигүле сөлгеләр, Мөнирә Җамалетдинова күптермә, кош теле, җиләк бәлеше, җепләр һәм сәйлән белән чигеп ясалган картиналарын, ә Равилә Ешмөхәнбәтова төче бәлеш, бәйләнгән оекбаш-биялиләр, салфеткаларын тәкъдим иттеләр. Әле алар җыр-биюгә осталыкларын да күрсәттеләр", диелә әлеге хәбәрдә.

Чара Кемерово шәһәренең “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә фаҗигале һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алудан башланган.

Бәйгене Зөлфинә Минебаева алып барган. Жюри рәисе филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллин, әгъзалары җәмәгать эшлеклесе Рифхәт Насыйбуллин, “Яңарыш” газетасы журналисты Рәүфә Кангазина булган.

Ярышта катнашучыларга “Уңган әби”, “Иң сәләтле әби”, “Иң ягымлы әби” исемнәре һәм бүләкләр бирелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100