news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән татарлары “Халык сәнгате” үзешчән сәнгать өлкә сморт-бәйгесенә әзерләнә

Үзешчәннәр иҗади бәйгесе Төмән өлкәсендә "Татар мәдәнияте көннәре" кысаларында узачак.

(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”). Төмәндә 11-25 февральдә үтәчәк "Татар мәдәнияте көннәре" кысаларында, VII “Халык сәнгате” үзешчән сәнгать өлкә сморт-бәйгесе узачак, дип хәбәр итә Төмәннең Татар мәдәнияте үзәге.

Бу бәйге Төмән өлкәсенең Милләтләр эшләре буенча комитеты, өлкәнең Мәдәният департаменты, Төмән өлкәсенең татар һәм себер татарлары милли-мәдәни мохтарияте тарафыннан 2011 елдан үткәрелеп килә. Ул милли җыр, бию, халык уен коралларында уйнау осталыгын, театраль сәнгатьтә халык традицияләрен саклау һәм үстерү максатын тота. Быел да иҗади бәйге вокал-хор иҗаты, музыка уен кораллары, фольклор, халык-хореография сәнгате, театр сәнгате, сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать кебек номинацияләрдә оешытырыла.

Беренче һәм икенче урынны алучылар 26 февральдә Төмәннең “Төзүче” Халык мәдәнияте йортында, шулай ук февраль башында Төмәндә булачак XXVI  "Таң йолдызы-2017" төрки телле халыклар балалар иҗаты шәһәр смотр-бәйгесе лауреатлары белән берлектә, Гала-концертта чыгыш ясаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100