news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән татарлары хөрмәтле судья һәм имам Рифгать Сәйфуллинны искә ала

Ул соңгы көннәренә кадәр Турай мәчетендә имам вазифасын башкарды, төрле дини йолалар үткәргәндә чакырсалар, барыр алдыннан конспектлар язып ныклап әзерләнде, ди Фатыйх хәзрәт Гарифуллин.

Төмән татарлары хөрмәтле судья һәм имам Рифгать Сәйфуллинны искә ала
http://yanarish72.ru

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Төмән татарларының «Яңарыш» сайтында Гөлнур Вәлиеваның «Хөрмәтле судья һәм имам» дигән язмасы чыкты.

Төмән өлкәсе арбитраж судының отставкадагы судьясы Рифгать Сәйфуллин вафат булганга да 19 декабрьдә бер ел була.

Төмән өлкәсе арбитраж суды коллективы Рифгать Фәттах улын, үз эшенең остасы, югары квалификацияле судья, игелекле һәм ярдәмчел кеше иде, дип бәяләде.

Рифгать Сәйфуллин 1936 елның 10 июлендә Төмән шәһәрендә туа. 1963 елда хокук белеме белгечлеге буенча Свердловск юридик институтын тәмамлый.

Юридик һөнәр буенча хезмәт эшчәнлеген 1964 елның мартында Кемерово өлкәсендә башлый.

1972 елда ул Төмән шәһәренә әйләнеп кайта һәм Төмән шәһәр суды судьясы, «Тюменьгазификация» оешмасы юрисконсульты, «Главтюменьгазпром»да юридик бүлек башлыгы, Төмән өлкәсе дәүләт арбитражы дәүләт арбитры булып эшли.

1992 елдан Төмән өлкәсе арбитраж судында судья, суд коллегиясе рәисе вазифаларын башкара. 1995 елдан — суд составы рәисе. Бу вазифада 2004 елда мактаулы отставкага чыкканчы була. Рифгать Фәттах улы отставкада да арбитраж судта киңәшче булып эшләп йөри.

2002 елда тырыш, җаваплы хезмәткәргә «Россия Федерациясенең атказанган юристы» дигән мактаулы исем бирелә.

Рифгать Сәйфуллин эшчәнлеге турында язылган газетадагы мәкалә белән танышырга туры килде. Аны миңа өлкәбездәге дин эшләре ветераны Фатыйх хәзрәт Гарифуллин биргән иде. «Рифгать Фәттах улы күренекле судья булып эшләгәндә «Белем» мәдрәсәсендә дә укыды. Укуларга эштән соң йөгереп килә иде. Гафу үтенеп, кереп утырыр иде. Тырышып белем алды ул.

Соңгы көннәренә кадәр Турай мәчетендә имам вазифасын башкарды. төрле дини йолалар үткәргәндә чакырсалар, барыр алдыннан конспектлар язып ныклап әзерләнер иде. Өлкәдәге дин әһелләре өчен оештырылган семинарларда белемен арттырырга йөрде», — дип сөйләде Фатыйх хәзрәт.

Рифгать Сәйфуллинның уку чоры Көньяк Сахалин юридик институтында башлана. Аннан Свердловскка күчә. Тик юллама белән тагын да читкә — Кемерово өлкәсенә юл тота. Шунда судта эшли. Аннары гына туган ягына кайта. 15 ел гомере гомум юрисдикциядәге судларда үтә. Газ һәм нефть өлкәсенә 10 елын багышлый. «Газ промышленносте отличнигы» билгесе белән дә бүләкләнә.

— Юрист һөнәрен бик яратып башкардым, — ди ул журналист белән әңгәмәсендә. — Судья вазифасы мөстәкыйль рәвештә җаваплы карар кабул итү бурычын йөкли. Системадагы ныклы тәртип тә ошый иде миңа. Эш көне 9.00 сәгатьтә башланса, без 8.00 сәгатьтә эш урыныбызда идек инде. Барысын да үтәп бетергәч кенә кайта идек.

Лаеклы ялга хөрмәт белән озатсалар да, өйдә үземә урын таба алмый идем. Ни беләндер шөгыльләнәсе килде. Кайберәүләр иртән отставкага китәләр — һөнәр таләп иткән киеренкелекне күтәрә алмыйлар. Ялдагы судьяларның эш өлкәсен киңәйтергә кирәк иде дип уйлыйм.

Судья булып югары әхлакый нормаларны үти торган, шәхес буларак формалашкан, тәҗрибә туплаган, тормышка үз карашы булган кешеләр генә эшләргә тиеш. Эшләрне караганда фактларны чагыштырырга, анализларга кирәк. Ә боларны башкара торган белгечнең формалашкан булуы яхшы.

Рифгать Фәттах улының хезмәтенә хатыны хөрмәт белән карый. Ярдәм итәргә тырыша. Улының юрист белгечлеген алса да, үз юлыннан китмәвенә борчыла ата.

Ялында яхшы шөгыль таба — гарәп телен өйрәнә башлый. Турайдагы бакчасында эшләргә ярата.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100