news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән татарлары гаиләсе зәңгәр якут туйларын бәйрәм итте

Аслана татар мәдәнияте үзәге хезмәткәрләре хөрмәтле кешеләр белән таныштыра.

(Казан, 11 март, "Татар-информ"). Төмән өлкәсендә 12 февраль көнне Бумаер авылында яшәүче Әнүзә һәм Миңнеәхмәт Исхаковларны зәңгәр якут (сапфир) туйлары белән котлаганнар. Ялутор районының 95 еллыгына багышланган “Юбилеең белән, туган районым” дигән чаралар бара. Аслана татар мәдәнияте үзәге хезмәткәрләре әлеге проект буенча районның хөрмәтле кешеләре белән таныштыра. Бу турыда Төмән татарларының "Яңарыш" сайты хәбәр итә.

Үзенең 65 яшен бәйрәм итүче Миңнеәхмәт Исхаков яшьлеген искә төшереп сөйләгән. "Хатыным белән клубта очраштык. Озакламый мин армиягә китеп, Владивостокта 3 ел хезмәт итеп кайттым. Корабльдә булганда буш вакытларда гармунда уйный идем. Бервакыт туганнарга сагынып “Туган авылым” дигән җырны җырлап утырганда, икенче корабльдән сигнал биреп, тагын бер татар җырын башкаруымны үтенделәр. Соңыннан белдем, ул егет минем якташым, Тубыл ягыннан татар егете булган икән. Әнүзә мине армиядән көтеп алды. Мин кайткач, 1972 елның 8 ноябрендә, авыл советына кереп никахыбызны беркетеп чыктык та, бөтен авылга туй гөрләттек", - дигән ул.

"Диңгезче матур егетне үземә каратканга кызлар көнләштеләр дә инде, - дип дәвам иткән Әнүзә Исхакова. - Аллага шөкер, 45 ел бергә бәхетле гомер кичерәбез. Ул киң профильле белгеч буларак, колхозда төрле техникада, мин фермада сыер савучы булып эшләдем. Үзебез дә зур хуҗалык тоттык, хәзерге көндә дә, лаеклы ялда булуга карамастан, хайваннар асрыйбыз, бакчада җиләк-җимеш үстерәбез. Яшәгәндә, билгеле, төрлесе булды, иң мөһиме - тормыш юлыннан иңне-иңгә терәп, бер сукмактан атлыйбыз".

"Яңарыш" газетасыннан Рәүфә Кангазина язганча, юбилярлар биш бала үстерә, бүгенге көндә унике оныклары бар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100