news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмән татарлары Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үткән

Милләттәшләр этномәдәни компонентлы 52нче номерлы мәктәп мәйданчыгында бәйрәм чарасы оештырган.

(Казан, 9 июль, "Татар-информ"). Төмән татарлары Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үткән. Бу хакта Төмән шәһәре татарлары мәдәни үзәге хәбәр итә. 
 
"Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында, татар мәдәни үзәге белгечләре этномәдәни компонентлы 52нче номерлы мәктәп мәйданчыгында бәйрәм чарасы оештырды. Татар мәдәни үзәге артиситлары һәм иҗади коллективлары, шулай ук кунаклар чыгыш ясады. Бәйрәмдә катнашучылар гаилә кыйммәтләренә һәм гореф-гадәтләренә багышланган викторина сорауларына актив җавап бирде", - диелә хәбәрдә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot