Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төмән татарлары “Дуслык күпере” фестивалендә гореф-гадәтләр белән таныштырды
Без мөселман гореф-гадәтләрен саклыйбыз, ураза, корбан, нәүрүз һәм башка бәйрәмнәрне уздырабыз, ди Исет районының татар автономиясе җитәкчесе.
(Казан, 26 август, "Татар-информ"). Исет районында яшәүче татарлар “Дуслык күпере” фестивалендә гореф-гадәтләр белән таныштырды. Бу хакта Төмән татарлары берләшмәсе хәбәр итә.
"Дуслык күпере” милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр фестивале Исет районы оешуның 90 еллыгына багышланган. Фестивальдә районда яшәүче һәр милләт үз милли гореф-гадәтләре, мәдәни һәм көнкүреш предметлары белән таныштырды, аш-су презентациясе уздыры.
Исет районы Югары Ингаль авыл җирлегендә 500дән артык кеше яши, аларның күбесе татар милләтеннән, - диде Исет районының татар автономиясе җитәкчесе Рәйсә Камалова. – Без мөселман гореф-гадәтләрен саклыйбыз, ураза, корбан, нәүрүз һәм башка бәйрәмнәрне уздырабыз. Үзебезнең ихатада гаиләдә яңа туган балага исем кушу йоласын күрсәтәбез, татар ашларын тәкъдим итәбез. Сепаратор алып килдек, сыер савуны һәм сөт сатуны күрсәтәбез, шәлләр һәм йон эшләнмәләр алып килдек. Безнең авыл кешеләре йон алу өчен кәҗәләр асрый һәм элек-электән шәлләр, бәяләйләр һәм шарфлар бәйли.
- Исет муниципаль районында 16 авыл җирлеге бар, анда 25 меңнән артык кеше яши.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз