news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән татар яшьләре пешекчеләр арасында бәйге игълан итә

Төмәндәге "Чак- чак party"да иң оста чәкчәк пешерүчене бүләкләячәкләр.

(Казан, 2 сентябрь, "Татар-информ"). Төмәндәге "Чакчак party"да иң оста чәкчәк пешерүчене бүләкләячәкләр. Бу хакта Төмәннең Татар мәдәни үзәге хәбәр итә. 
 
Төмән каласында узачак "Чакчак party" халыкара акциясе кысаларында үтәчәк чарада профессионал пешекчеләр ярышачак. 
 
Конкурсның максаты -  татар ашларын таныту; пешекче һөнәренең дәрәҗәсен үстерү; катнашучыларга иҗади һәм һөнәри үсеш өчен мөмкинлек бирү; тәҗрибә уртаклашу;  этник гореф-гадәтләрне һәм йолаларны популярлаштыру; милли гореф-гадәтләрне пропагандалау һәм башка милләт вәкилләренә күрсәтү.
 
14 октябрьдә Төмән Татар мәдәни үзәге тарафыннан оештырылачак бәйгедә шәһәрнең иҗтимагый туклану урыннарында эшләүче пешекчеләр катнаша ала. Бәйгегә алар 1-2 ризык тәкъдим итә алачак. Җиңүчеләрне тамашачылар ачык тавыш бирү юлы белән ачыклаячак. Иң оста пешекчеләр I, II, III дәрәҗәдәге дипломнар һәм истәлекле бүләкләргә ия булачак. 
 
Заявкаларны 13 октябрьгә кадәр юлларга мөмкин.
 
 
  • "Чакчак party" акциясен уздыру карары 26-31 август көннәрендә Казанда үткән Бөтендөнья татар яшьләре форумында кабул ителгән иде. Акция Дөньяның татарлар яши торган барлык илләрендә дә үткәреләчәк. Бу көнне яшьләр урамнарда халыкны татар милли ризыгы - чәкчәк белән сыйлаячак. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100