news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән “Татар морзалары мәҗлесе” җитәкчесе “джигитовка”ны торгызырга кирәк дип саный

“Джигитовка” – ул сугыш сәнгате генә түгел, ә татар халкының рухы, татар йоласы, без аны югалтканбыз гына, диде Данияр Әхмәтов.

Төмән “Татар морзалары мәҗлесе” җитәкчесе “джигитовка”ны торгызырга кирәк дип саный
Рамиль Гали/архив

(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). “Татар морзалары мәҗлесе”нең Төмән филиалы җитәкчесе Данияр Әхмәтов Татар халкының милли үсеш стратегиясенә бәйле үз фикерләрен җиткерде. Ул төрки халыкларында элек булган “джигитовка” төшенчәсен татар халкында торгызырга кирәк дип белдерде. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Рус казакларындагы “джигитовка” ул төркиләрдән сакланып калган. Аларның сугыш кораллары да төркиләрдән алынган бит. Инкыйлабтан соң татарлар баш күтәрмәсеннәр өчен, аларның барлык сугыш коралларын җыеп алганнар. Шул вакытлардан бирле без бу сугыш сәнгатенә бәйле йолаларыбызны югалтканбыз”, - диде Данияр Әхмәтов.

Аның фикеренчә, татар дружиналарын торгызырга, төркиләрнең сугыш кораллары урын алган музейлар булдырырга, “джигитовка”ны Сабантуйларда күрсәтергә кирәк.

“Джигитовка – ул сугыш сәнгате генә түгел, ә татар халкының рухы, татар йоласы, без аны югалтканбыз гына. Аның сүзе дә татарныкы бит”, - дип аңлатты ул.

Данияр Әхмәтов бу йоланы торгызырга һәм пропогандаларга кирәк дип саный. “Без аны кире торгыза алсак, ул халыкта зур кызыксыну уятыр иде. Башкаларга да бездә шушындый йолалар булган дип күрсәтә алыр идек. Без үзебезнең тарих һәм сәнгать белән горурланырга тиеш. Татарстан шушыны берләштерә торган тарихи үзәк булсын иде”.

  • “Джигитовка” (төркичә — батыр, тәҗрибәле җайдак) — ат чабышы вакытында җайдакның төрле гимнастик һәм акробатик трюклар башкаруы. Ул - хәрби-гамәли ат спорты булып санала. Ул Кавказ, Урта Азия халыкларында, казакларда ат җигүнең табигый ысулы буларак барлыкка килгән һәм үскән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100