news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмән татар җәмәгатьчелеге үзенең милләтпәрвәр кызын җылы котлады

Төмән татар җәмәгатьчелеге үзенең милләтпәрвәр кызын җылы котлады

(Казан, 23 август, “Татар-информ”, Маһирә Миңнуллина). Төмән өлкәсенең ветеран укытучысы, өлкә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Бибинур Сабировага 70 яшь тулу уңаеннан татар җәмәгатьчелеге шәһәрнең “Этнос” гуманитар белем бирү үзәгендә бәйрәм кичәсе үткәрде. Бу кичәне оештырып үткәрүдә Раиф Мөхәммәтҗанов җитәкчелегендәге “Мирас” иҗтимагый хәйрия фонды финанс ярдәме күрсәтте. Юбилярны котларга өлкә мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Галимҗан хәзрәт Бикмуллин, татар хәрәкәте белән күп еллар җитәкчелек иткән җәмәгать эшлеклесе Әхтәм Камов, Төмән фанера комбинаты генераль директоры Әлмирә Кәримова, Төмән дәүләт университеты доцентлары Равил һәм Фәридә Гыйльфановалар, Тубыл педагогика институты доцентлары Клим һәм Рауза Садыйковлар, өлкә татарлары мохтәрияте исеменнән Тимергали Мирасов, Вәлимә Ташкалова, “Мирас” фонды, Ринат Насыйров җитәкчелек иткән “Россия патриотлары Ауразия фиркасе” вәкилләре, сабакташлары, хезмәттәшләре, туганнары килде һәм һәркем аңа истәлекле бүләген тапшырды. Бу мәҗлес исерткеч эчемлекләрсез булуы белән дә аерылып торды һәм бик җылы атмосферада үтте. Әбүзәр Миңлебаев җитәкчелегендәге “Илһам чишмәсе” ансамбле кичәне җыр-моң белән бизәде.

Кичә юбилярның озын гомер һәм хезмәт юлында башкарган эш-гамәлләренә үзенә бер төрле йомгак ясау да иде. Ишле, тату, эш сөючән гаиләдә туып үскән Бибинур Сабирова хезмәт юлын башлангыч сыйныф укытучысы булып башлап җибәреп, педагогик хезмәтнең барлык баскычларын да үтә. Тел укытучысы, мәктәп мөдире урынбасары, район һәм өлкә мәгариф бүлекләре инспекторы, Өлкә укытучылар белемен күтәрү институтының милли мәктәпләр бүлеге мөдире булып хезмәт итә һәм мәктәп директоры дәрәҗәсендә педагогик хезмәтен төгәлләп, лаеклы ялга китә.

Педагогия училищесында укыган елларында ул элекке Петербург балеринасы, репрессия елларында кызыл террордан ире белән Себергә качкан Нина Андреевна Немирович-Данченкодан тәрбия ала, остазы аңа мәдәнияткә, сәнгатькә карата тирән мәхәббәт хисе тәрбияли һәм аңа бию һөнәрен өйрәтә. Ул мәктәптә эшләгән елларында армый-талмый балаларны рус һәм татар телләренә генә түгел, биюгә дә өйрәтә, лаеклы ялга чыккач та, җәмәгатьчелек нигезендә милли мәдәниятебезне торгызу эшләрендә актив катнаша. Менә инде ул 12 ел өлкә хатын-кызлар хәрәкәте белән җитәкчелек итә, милли гаиләне саклау, ныгыту юнәлешендә төрле чаралар үткәрү мөмкинлекләрен таба. Ул оештырып җитәкчелек иткән “Сәфәр” үзешчән татар театр коллективы әзерләп куйган спектакльләр дә якташларыбыз күңелендә уелып кала.

Төбәктә җирле татар журналистикасын үстерүгә дә ул үзеннән саллы өлеш кертте. Кичә кунаклары аның актуаль проблемаларны тирән ачып күрсәткән кыю язмаларына да зур бәя бирде. Аның “Яңарыш”, “Тюменские известия”, “Регион. Сибирь”, “Российская газета” һәм башка басмаларда дөнья күргән мәкаләләре укучыларны битараф калдырмый. Ул “Ак калфак” газетасы, ә соңрак шул исемдәге иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-нәфис журнал һәм дөньяви-дини “Хикмәт” газетасының мөхәррире буларак та танылды. (Тик бу басмалар финанс кыенлыклары аркасында әлегә чыкмый). Җирле шагыйрьләрнең китапларын бастыруга әзерләүгә дә ул үзеннән өлеш кертә. Менә инде 7 ел ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының Төмән өлкәсе буенча үз хәбәрчесе буларак, төбәк татарлары тормышын объектив яктыртып тора. 1988 елдан ул Татарстан Журналистлары берлеге әгъзасы. Җәмәгатьчелек нигезендә “Мирас” фонды секретаре буларак та, ул иҗтимагый тормышның төрле тармакларында актив катнаша.

Себердә туып үскән, Алабуга педагогия институтын тәмамлаганнан соң Татарстанның Балтач районында укытучы булып эшләп алган Бибинур Сабирова тарихи ватаны белән беркайчан да элемтәләрен өзмәде, ул ата-бабалары тамырларын саклаган татар иленнән, Казаннан яшәү өчен, милләткә хезмәт итү өчен көч һәм дәрт алып яши.

“Мирас” фонды Бибинур Сабированың иң зур матур хыялын гамәлгә ашырды: Казанның “Яңа гасыр” телетапшыруларын күрсәтә торган спутник тәлинкә антеннасын бүләк итеп фатирына урнаштырып куйды. Тынгысыз җан, замана тормышының уңай якларын гына түгел, алга таба үсешкә, кешелеккә каршы торган якларын да ачып күрсәткән журналистка җиңел түгел икәнен искәртеп, татарларның танылган лидеры Әхтәм Каюмов: “Теләсә кемгә бәреп әйтә торган, ачыктан-ачык язып чыга торган, халык мәнфәгате өчен көрәштә кайный торган кешеләрне күп очракта җәмгыять исән чагында аңламый да кала, аның белән килешмәүчеләр дә була. Бибинур Нигъмәтҗан кызы Сабированың бәхете шунда – аның хезмәтен, без, татар җәмәгатьчелеге, үзе исән чакта таныдык”, - диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot